Хезмәт

Балтач районы

18+
2024 - Гаилә елы
Көн темасы

Күңел җылысы биреп

Бүген социаль хезмәткәрләр үзләренең һөнәри бәйрәмен билгеләп үтә. Күпкырлы, четерекле, зур түземлек һәм сабырлык таләп итүче әлеге хезмәт ияләре өлкәннәргә, караучысыз калган әби-бабайларга бик кирәк һәм терәк булып тырышып хезмәт куялар.

Әлеге өлкәдә эшләүче кемне генә алма, аларның һәммәсе дә алны-ялны белми, норма белән чикләнми эшлиләр, ялгыз әби-бабайларның гомер көзләрен «бизәп», тормышларына яңа сулыш өрәләр. Әле алай гына түгел, инвалидларны, күп балалы аналарны, ятимнәрне, ветераннарны борчыган мәсьәләләрне хәл итәләр. Күңел җылысын биреп, көндәлек мәшәкатьләрдән арындыралар.
Шәфкатьлелек, сизгерлек һәм кайгыртучанлык әлеге эшчәнлекнең төп бурычы. Социаль як¬лау бүлегенә мөрәҗәгать итмәгән, аның ишеген шакымаган кеше бар микән? Бер айга бер меңнән артык кеше кабул итүне, бүлек аша миллионлаган сум акча түләнүен исәпкә алсаң да, барысы да аңлашыла кебек.
Социаль яклау бүлегенең зур бер тармагы булган «Наз» халыкка социаль хезмәт күрсәтү үзәге (җитәкчесе Гөлнара Әхмәдиева) берничә бүлекчәне үз эченә алып, инвалидларны тернәкләндерү, социаль ярдәмгә мохтаҗ гаиләләргә булышу, караучысыз калган балалар һәм яшүсмерләрнең сукбайлыгын кисәтү, социаль-психологик хезмәт күрсәтү буенча күләмле генә эшләр башкара.
Чепьядагы «Наз» тернәкләндерү бүлекчәсе өлкәннәр арасында елдан-ел популярлаша дисәк, һич арттыру булмас. Бүлекчә җитәкчесе Фидәлия Мостафина белдерүенчә, гел яңалыкка омтылу өлкәннәр тарафыннан җылы кабул ителә: соңгы елларда эрготерапия, ягъни инвалидларны мөстәкыйль рәвештә хәрәкәтләнергә өйрәтү, компьютер, кәрәзле телефон һәм ин¬тернет серләренә төшендерү, хезмәт терапиясенә зур өстенлек бирелә. Киләчәктә бүлекчәне «Уңайлы мохит» программасы кысаларында җиһазландыру максаты белән яши «Наз»лылар. Өйгә барып социаль хезмәт бүлекчәсендә (мөдире Әнисә Хәйруллина) эшләүче социаль хезмәткәрләр, шәфкать туташлары билгеләнгән бурыч-максатларның чынга ашуына төп ыша¬ныч булып тора. Алар барысы да тырыш, булган. Үз хезмәтләренең асылын аңлап, зур осталык белән башкаралар. Авылларда эшләүче социаль хезмәткәрләр адресына бик күп рәхмәт хатлары килә, телефоннан рәхмәт белдерүчеләр дә шактый. Социаль хезмәткәрләр вакыт белән исәпләшми, өлкәннәрне чын күңелдән кайгыртып яшиләр. Алар өчен ял көннәре дә, чираттагы ял да, көн белән төн дә юк. Әмма алар зарлануны белми. Тәмле телләре, ачык йөзле егет-кызлар тәүлекнең теләсә-кайсы вакытында хезмәт сагында. Хәтта өлкәннәрне соңгы юлга озату, ашлар уздыруны да башлап йөри алар.
Гаилә һәм балалар белән эшләү бүлекчәсе исә (җитәкчесе Ләйлә Низамиева) гаилә проблемаларын хәл итәргә беренчеләрдән булып алына. Психологның кирәклеген аңлый башладылар, шунысы куандыра диләр бүлекчәдә. Психологларның мәктәпләрдә дәресләр үткәрүе, сенсор бүлмәнең даими эшләве әлеге мәсьәләдә зур ярдәмнәрдән санала. Әлеге бүлекчәнең тагын бер үзенчәлеге булып психологларның атна саен хатын-кызлар консультациясендә авырлы әниләр белән тренинглар үткәрү тора.
Социаль яклау бүлегенең икенче бер зур тармагы 13нче номерлы компенсацияләр түләү филиалы (җитәкчесе Фатыйма Галимова) күп төрле түләүләр белән эш итә. Әлеге бүлек аша ай саен 7 миллионнан артык акча китә. Бу һәр икенче райондашыбыз әлеге бүлекчә аша акча ала дигән сүз. Гади итеп кенә әйткәндә, бүлекнең бухгалтериясе ул. Чулпан Галимулли-на, Лилия Гарипова, Миләүшә Хәбибуллиналар саннар диңгезен иңләүче корабль штурвалын нык тотулары белән матур нәтиҗәләргә ирешәләр. Халык белән һәрвакыт аңлашып эшләүләре дә мактауга лаек.
Фәридә Галиева, Алсу Мөхәммәтшина, Раушания Нургалиевалар да үз эшләрен бөтен нечкәлекләре белән белүче бүлекнең алыштыргысыз белгечләре. Бүлектә аларның ярдәмен тоймаган бер генә белгеч тә юк.
«Хәйрия» пункты да бүлекнең аерылгысыз бер өлеше. Биредә эшләүче Гүзәл Фатыйхованы күпләр ярдәмчел, ягымлы булганы өчен ярата.
Бүген коллектив тулы канлы тормыш белән яшәп, күңел җылысы аша бик күпләрнең тормышын мәгънәле итә. Алар ярдәме белән бик күпләр үзләрен кирәк итеп тоя.


Рәсемдә: «Чиста өй» бәйгесендә III урын яулаган Халидә Шиһабетдинова эш вакытында.

Рәсемдә: психолог өйләргә барып та хезмәт күрсәтә.



Рәсемдә: социаль хезмәткәрләрнең аз керемле әби-бабайларга җәмгыять басуыннан бәрәңге җыйган вакыты.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: 250