Хезмәт

Балтач районы

18+
2024 - Гаилә елы
Көн темасы

Киләчәк — иманлы балаларда

Баланы тәртипле, иманлы, җәмгыятькә кирәкле кеше итеп тәрбияләү кече яшьтән үк башлана. Бөрбаш балалар бакчасы коллективы да баланы иманлы, итагатьле, тәртипле итеп үстерү өчен бик күп төрле чаралар үткәрә.

Шәхсән миңа Мәүлид кичәсе уңаеннан үткәрелгән бәйрәмдә катнашырга туры килде. Җылы атмосфера, ягымлы йөз, тәмле сүзләре белән каршы алды балалар бакчасы. Ниндидер тынычлык, нур бөркелә биредә. Балаларның шат авазы, тәрбиячеләрнең ягымлы карашы җанны эретә. Җәлил хәзрәт Фазлыев инициативасы белән үткәрелгән бәйрәм беренчесе генә түгел икән инде. Ураза гаете, Корбан гаете, Мәүлид кичәсе кебек олы бәйрәмнәребезнең барысында да сабыйларның күңелләрен күрә, бер генә бәйрәмдә дә балаларны бүләксез калдырмый ул. Кече яшьтән үк дини бәйрәмнәребезнең никадәр әһәмиятле икәнен күреп, белеп үсәләр балалар. Башларына яулык бәйләп, түбәтәй киеп, нәни бөтерчекләрнең «Амин» тотуларын күргәч, ничек сөенмисең дә, ничек сокланмыйсың, ди. Бәйрәмгә килгән әтиләрнең күзендә дә соклану катыш ярату хисе сизелә.
Мөнәҗәт әйтә балалар. Аллаһны зурлау, мактау сүзләре аларда. Мөнәҗәт сүрәләр белән аралаштырыла. 4-5 яшьлек балаларның сүрәләрне көйләп укуларына зал тын да алмый утыра. Әлбәттә, кече яшьтән үк башланган дини тәрбия балаларның күңеленә бары тик изгелек орлыкларын гына сала.
Сөйләм телен үстерү, фикерләү үсешен, сөйләм төзелешен яхшырту, сүз байлыгын арттыру, сүзләрне дөрес итеп әйтергә өйрәтү буенча да күп эшләнелә биредә. Әтиләргә багышлап матур җырлар да, шигырьләр дә өйрәнгәннәр балалар. Тәрбиячеләрнең олы хезмәте бу. Ни генә дисәк тә, гаиләдә әти кеше мөһим роль уйный. Бакчада эстетик тәрбиягә дә зур игътибар бирелә. Балалар кулы белән ясалган берсеннән-берсе матур кул эшләнмәләре - моның ачык мисалы. Әтиләренә дә нәни куллары белән кәгазьләрне ябыштырып, бүләк ясаганнар алар.
Бәйрәм табын артында дәвам итте. Җәлил хәзрәтнең изге теләкләрен һәркем йотлыгып тыңлады. Тагын шуңа игътибар иттем: балалар ашарга утыру белән «бисмилла» әйтәләр, торып киткәндә «Аллаһу әкбәр», «Рәхмәт» сүзләрен әйтергә дә онытмыйлар.
Әлеге күркәм бәйрәмне оештырган Җәлил хәзрәт Фазлыевка, балалар бакчасы җитәкчесе Розалия Харис кызы Шәрифуллинага һәм аның кулы астында эшләүче тәрбиячеләргә бик ихтирамлы авыл халкы. Сабыйларны сөендергәннәре өчен Аллаһ Тәгалә үзләрен сөендерсен.

Фото Интернет челтәреннән алынды.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: 250