Хезмәт

Балтач районы

18+
2024 - Гаилә елы
Көн темасы

Киләчәккә өмет белән

Әле таң атып кына килә, инде МДСУ-1 ишегалды кызу эш көнен хәтерләтә.

Эшчеләр, шоферлар, механизаторлар «ГАЗель»ларга, «УАЗ»икларга төялеп, үз эш участокларына эшкә чыгып киттеләр. Кукмара, Саба районнарында, үзебезнең Смәелдә, барысы унлап участокта эш бара. Без Ранил Зәйнәгытдиновның «ГАЗель»ында Кукмара районының иң ерак почмагындагы бер авылына юл тоттык. Монда инде юлны күтәртеп, асфальт җәйгәннәр. Хәзер Нияз Хәбибуллин җитәкчелегендәге бригада шул юлдагы күперләрне рәткә китерә. Су агызып ашамасын өчен кырыйларын бетонлый, яңгыр-кар сулары өчен юл читләренә лотоклар куя. Илнар Ризванов, Айрат Ягъфәров бик тәвәккәл, тырыш егетләр. «ГАЗель» шоферы Ранил да, бригадир Нияз да шунда бергә эшләп йөриләр. Аларга экскаваторчы Рамил Мәнна-нов техника белән ярдәм күрсәтә. Салавыч егете Рөстәм Хөрмәтуллин кебекләр «КамАЗ» белән кирәкле чималны китереп торалар. Мастер Дефак Әүхәтшин көн саен эшне контрольгә алып, киңәшләрен биреп китә.
Оешмада шоферларга, механизаторларга хөрмәт зур. 2 дистә елдан артык тәҗрибәсе булган Мулланур Абдуллин, Раушан Галимов кебек шоферларны ничек инде хөрмәтләмисең. «Юк инде, мине язма. Миннән дә озак, әйбәт эшләүчеләр күп бит», - дип тыйнаклык күрсәткән Иңгел Зәкиҗанов та егерме елдан артык монда инде. «КамАЗ»ын һәрвакыт тәртиптә, карап тота. Чепьяда 15 тонна йөк күтәрешле «КамАЗ-»да эшләүче Мансур Әхмәтов та бик тырыш, машинасына прицеп та тагып, ел саен зур күләмдә йөк ташый. Җәй көне катоклау агрегатында, кышын «ДТ» тракторында эшләүче Муллахмәт Сәләхов, «АМКОДОР» төягечләре белән йөзләрчә тонна йөк төягән Рамил Исмәгыйлев, Мөдәрис Нәкыйпов... барысы да гомуми коллектив уңышы өчен тырыш хезмәт куялар һәм шуңа күрә айдан-айга акчаны да әйбәт алалар. Гомере буе шушында склад хуҗасы булган Габделхак Салихов исәп-хисапка төгәл, намуслы кеше булгач, инде лаеклы ялга чыккач та, 5 ел шушы постта.
Көз. Әледән-әле яңгыр явып тора. Карлар явып, көннәр нык суытканчы, шулай эшләүләрен дәвам итә юлчылар. Әнә күңелләрен үстереп, сентябрь ае өчен октябрьдә хезмәт хакларын да бирделәр. Бригада әгъзаларына егермешәр меңгә якын чыккан. Шоферлар, механизаторларныкы тагын да күбрәк. Эшчеләрен эшле дә, акчалы да итә алган директор Рәшит Ильясовны шуннан соң ничек инде хөрмәт итмисең. Ә ул һәр көн юлда. Яңа эш урыннары, эш өчен чимал эзләүдә. Оешманың үзендә дә ел саен берәр бинаны я ремонтлыйлар, я яңаны төзиләр. Яңа техникалар кайтып тора. Киләчәккә өмет белән яши юлчылар.
Рәсемдә: Нияз Хәбибуллин бригадасы егетләре: (сулдан уңга) Айрат Ягъфәров, Илнар Ризванов һәм Ранил Зәйнәгытдинов иртән эшкә китәр алдыннан.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: 250