Хезмәт

Балтач районы

18+
2024 - Гаилә елы
Көн темасы

Комиссия утырышы

Районда коррупциягә каршы сәясәтне гамәлгә ашыру буенча район башлыгы каршындагы Советның утырышы булды.

Бюджет акчалары тәгаенләнгән урынына тотыламы, әрәм-шәрәм итүләргә, урлауларга юл куелмыймы? Бу юнәлештә район контроль-хисап палатасы, прокуратура, район эчке эшләр бүлеге ел дәвамында нинди тикшерүләр үткәргән, хилафлыклары ачыкланып, кемнәргә нинди чаралар күрелгән... барысы турында уртага салып сөйләштеләр. Кайбер җирле үзидарәләрдә мәктәп, мәдәният тармагы биналарында алдан планлаштырылмаган ремонтлар үткәрү гадәткә кереп бара. Эш эшләнгәч кенә түләү кәгазьләре белән бюджеттан акча сорый башлыйлар. Бюджет резина түгел, тарткан саен сузылмый. Ел башында үк күпмесе кайда тотыласы санап куелган. Аннан инде эшләнгән эш өчен нәкъ менә шуның кадәр акча киткәнлегенә ничек төгәл исәп-хисап ясап булсын. Үзеннән-үзе коррупциягә юл калмый микән дигән фикер туа. Анысы бер, икенчедән, ул көтелмәгән эш өчен бюджетта каралмаган акчаны табасы да бар ич әле. Планда каралган эшкә дигәненә дә тиеп булмый.
- Бюджетка акча узган елгыдан күбрәк җыелса да, әле мөмкинлекләр тагын да бар, - диде утырышны алып баручы Совет рәисе, муниципаль район башлыгы Рамил Нотфуллин. Теркәлмичә үз эшләрен ачучыларны, хезмәт хакын конверт белән түләп, бюджетка керәсе акчаларны яшереп калдыручыларны ачыклау буенча нәтиҗәлерәк эш сорала. Бер оешмада җибәрелгән бюджет акчаларын тотудагы ялгыш икенчесендә дә нәкъ шулай кабатлана. Димәк, урыннардагы эш буенча җаваплы кешеләрне укыту, өйрәтүне, хәбәрдарлыкны көчәйтергә кирәк. Район финанс-бюджет палатасы җитәкчесе Р.М.Ильясов белдерүенчә, кайбер мәктәп автобуслары җәй буе кышкы тәгәрмәч белән йөреп, сезон башлангач, аны тагын өр-яңасына алыштырып куйганнар. Ягулык-майлау материаллары, запас частьларга киткән чыгымнарны да экономияләп булыр иде. Кайбер бюджет оешмаларының коммуналь хезмәтләргә киткән чыгымнары да шик уятырлык. Җәй эшли торган эшне кышка калдыру артык чыгымнарга китерә.
Үзидарәләрдә җир участоклары бүлгәндә дөрес эш итмәү очраклары да коррупциянең бер төре инде. Эчке контроль җитми. Һәр үзидарәдә әнә шуны булдыру һәм эшләтү уңай нәтиҗә бирер иде. Заказчы белән подрядчы арасындагы бәйләнешкә контрольне көчәйтү, муниципаль заказлар буенча төзелгән контрактларның эшләнеп тә, вакытында ябылмавы кебек мәсьәләләр дә күтәрелде. Нинди эшкә тотынсаң да акча белән бәйле. Ул вак сумнардан җыелган кебек, аны кирәкмәгәнгә исраф итү, үзләштереп үзеңә алу да вак-төяктән башлана. Аннан инде нәфес күбрәгенә котырта башлый. Коррупция белән һәр участокта, һәр эштә һәрвакыт көрәшкәндә моңа юл ябык булачак.
Утырыш Совет әгъзаларының чыгышлары, сорау-тәкъдимнәр белән бергә алып барылды. Коррупция, хокук бозуларны барлыкка китерә торган, яисә аларның таралуына ярдәм итә торган күренешләрне булдырмауны максат иткән карар кабул ителде.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: 250