Хезмәт

Балтач районы

18+
2024 - Гаилә елы
Көн темасы

Котны алды

Балалар бакчасына яңа елдан бәяләр арта дигән сүз берәүне дә битараф калдырмады. Күпчелеге ризасызлык белдерергә ашыкты. Шулай да аның ничек буласын бөтенебез дә аңлап та бетерми шикелле. Шуңа күрә шушы мәсьәләдәге белгеч белән бу хакта сөйләшергә булдым.

Район социаль яклау бүлеге җитәкчесе Алсу Фариз кызы Гатиятуллина бу турыда бөтен нечкәлекләре белән сөйләп бирде: «2014нче елның 1нче гыйнварыннан ТР Министрлар Кабинетының 2013нче елның 31нче августында кабул ителгән 620нче номерлы карары нигезендә, Балтач районы башкарма комитетының 27нче сентябрендә кабул ителгән 203нче номерлы карары нигезендә балалар бакчасына түләнгән өлеш өчен өстәмә компенсация түләү каралган. Моңарчы балалар бакчасы өчен түләнгән акчаның гаиләдә ничәнче бала булуына карап, күпмедер проценты кире кайтарылды. Мисал өчен, беренче балага ул 20 процент тәшкил итә, II - 50 процент, III - 70 процент. Әлеге компенсация моннан соң да үз көчендә кала. Аннан тыш әле яңа компенсация дә түләнәчәк».

Монда инде процентлар төрлечә исәпләнә. Моны формула буенча аңлатып була. Мәсәлән, киләсе елдан түләнәсе сумманы тапкырлыйбыз (100 проценттан алабыз 60 процентны (гаиләдә бер кеше башына 10 мең сумнан ким булса һәм гаиләдә беренче бала булганда чыга торган процент) алабыз моңарчы да кире кайтарылган компенсация суммасын. Ләкин әлеге сумма икесе 2 җирдән түләнә, искесе компенсацияләр кайтару бүлеге аша, ә яңасы үзәкләштерелгән район бухгалтериясеннән. Шуны да искәртеп узасым килә бу сумма бөтен кешенеке бер төрле була алмый.

Агымдагы елның 21нче октябреннән алып декабрь ахырына кадәр, әти-әниләрдән түбәндәге документлар җыела: паспорт копиясе һәм оригиналы, гаиләдәге һәрбер эшләүче кешенең өч айлык хезмәт хакы турында белешмә, банкта ачылган счетның копиясе. Шуны да искәртеп үтәргә кирәк, әгәр гаиләнең кереме бер кеше башына 20 мең сумнан артып китсә, аңа компенсация түләнмәячәк. Әгәр кеше бер кая да эшләми һәм хезмәт хакы турында белешмә алып килә алмый икән, ләкин ул сөт сату яки фатирын башка кешеләргә биреп тору кебек юллар белән акча эшли икән, бу да керем булып санала. Алар турында бары кирәкле документ алып килергә генә кирәк була.

Мондый аңлату эшләре 30дан артык бала йөри торган балалар бакчаларында җыелыш формасында үткәрелгән инде. Шуңа күрә күпчелек әти-әни бәя арту файдагамы, юкмы икәнен дә үзе өчен төшенгәндер. Төзелгән график нигезендә 21нче октябрьдән башлап, балалар бакчаларына барып әти-әниләрдән документлар кабул итү оештырылды. Теләгән кешеләр социаль яклау бүлегенә килеп тә документ тапшыра ала.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: 250