Хезмәт

Балтач районы

18+
2024 - Гаилә елы
Көн темасы

Котыру авыруыннан сакланыйк

2011нче елда Балтач районында өч котыру очрагы теркәлде. 2012нче елда алар 55кә җитте. Шуңа күрә дә Норма, Кече Лызи, Бөрбаш, Сәрдек, Чапшар, Пыжмара, Яңгул, Тимирязев исемендәге җәмгыятькә кергән һәм башка кайбер авылларда карантин игълан ителде.

Кыргый ерткыч хайваннар котыру авыруы вирусын йөртүчеләр һәм аны төп таратучылар булып тора. Беренче чиратта - төлкеләр. Алар торак пунктларга, ишегалларына, фермаларга үтеп керә, очраган һәркемгә ташлана һәм тешләгәндә зарарлый.
Төлкеләр санын көйләүне барлык регионнарда системага салганда гына күпмедер уңай нәтиҗәгә ирешергә мөмкин, чөнки алар өчен чикләр юк. Бер районда күпмедер эш башкарып, икенчесендә бернәрсә дә эшләнмәсә, төлкеләр бушаган территориягә хәзер үтеп керәчәкләр. Хайваннар арасында котыру авыруының сезонлы булуы төлкеләр биологиясенә тыгыз бәйләнгән: алар гыйнвар-февральдә парлашкан, көзге якта балалары үсеп җиткән чорда активлаша, авыру да кинәт арта. Ә җәй көне үрчемне үстергәндә хәрәкәт чикле була, авыручылары да нык азая.
Котыру авыруын профилактикалау программасын үтәү өчен ветеринарлар, аучылар, коммуналь хезмәтләрнең хезмәттәшлек итүе кирәк. Коммуналь хуҗалыклар иясез этләр һәм мәчеләрне юк итү, йорт хайваннарын исәпкә кую, теркәү һәм аларны асрау кагыйдәләрен үтәтү буенча эшне көчәйтергә бурычлылар.
Котыру авыруына шикле булган хайваннар тешләгәндә, тырнаганда, кичекмәстән, район ветеринария берләшмәсенә (тел.: 2-59-57), үзәк хастаханә поликлиникасына мөрәҗәгать итегез.
Фото интернет челтәреннән алынды.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: 250