Хезмәт

Балтач районы

18+
2024 - Гаилә елы
Көн темасы

Күркәм башлангыч

ТР Президенты Рөстәм Миңнеханов Мамадышта үткән «Дәрестән соң мәктәп» педсоветында: «Һөнәри техник белем бирү функцияләрен гади мәктәпләр үз өстенә алырга тиеш» дигән иде.

Һөнәри техник белем бирүне һәм дәресләрдән соң да мәктәптә җанлы тормыш булдыруны алга сөргән «Дәрестән соң мәктәп» проекты буенча районда «боз кузгалды». Балтач урта мәктәбенең бу юнәлештәге эшчәнлеге белән әти-әниләр комитетының гомуми җыелышында танышу мөмкин булды. Мәктәп директоры Илсур Шиһабетдинов белдерүенчә, «Кара Күл» җәмгыяте белән килешү төзеп, кызларны тегү серләренә төшендерә башлаганнар. Бу эшкә технология укытучысы Рәсимә Гатиятуллина (рәсемдә) бик теләп алынган. «Дәрестән соң мәктәп» турында Рәсимә Гаяновна менә нәрсәләр ди: «Әлеге юнәлештә эш башланды. Иң мөһиме, укучыларда тегәргә өйрәнү теләге бар. Тагын шунысы да әһәмиятле: беренчедән, бала һөнәр үзләштерә, икенчедән үзе җитештергән товар өчен хезмәт хакын да ала. Ә бу исә, үз чиратында, эшләп тапкан малның кадерен белергә өйрәтә дигән сүз».
Дәресләрдән соң кызларның бияләй тегәргә өйрәнүләрен җәмгыять җитәкчесе Фирдәүсә Фәрхетдинова да матур башлангыч дип бәяли. «Һөнәргә өйрәнү өчен биш тегү машинасы бирелде. Бияләйләрне кисеп тапшырдык. Укучыларга теккән бияләй санына карап хезмәт хакы да түлибез. Өйрәнгәннәре үзләренә булу өстенә, хезмәт хакы да алу икеләтә файда», ди Фирдәүсә Фәртовна.
Чыннан да, бер дигән һөнәр. Кыз бала өчен тегүче һөнәрен үзләштерү бер дә артык түгел. Мөмкинлекләр булганда, эшләгән хезмәтең өчен түлим, дип торганда эшлә дә, эшлә генә.
Мәктәп коллективы моның белән генә туктап калырга җыенмый. Егетләрне дә һөнәргә өйрәтү юнәлешендә төрле юллар эзли. Әмма тиз караңгы төшү һәм вакытның санаулы булуы гына аяк чала. Эш бирүчеләргә берничә сәгатькә түгел, ә көн дәвамында эшләүчеләр кирәк. «Эзләгән һәм укучыларны һөнәргә өйрәтүне максат итеп алганда әлеге каршылыклар киртә түгел», ди мәктәп директоры.
Һәр бала нинди дә булса сәләткә ия. Ә аны үстерү өчен дәрес кысаларына гына сыешып булмый. Моны бары тик дәрестән соң гына тормышка ашырырга мөмкин. Ә бу очракта «Дәрестән соң мәктәп» проекты иң төп юнәлешләрнең берсе. Балтач урта мәктәбендә «Дәрестән соң мәктәп» проекты матур башлангыч алган икән, аның киләчәге дә нәтиҗәле булсын иде.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: 250

2
X