Хезмәт

Балтач районы

18+
2024 - Гаилә елы
Көн темасы

Күрсәткечләр яхшыра

12нче февраль көнне Пенсия фонды идарәсенең хисап җыелышы булып узды. Чарада РФ Пенсия фондының Татарстан буенча бүлегеннән вәкил Максим Викторович Иванов катнашты.

Хисап җыелышында 2012нче елгы эшчәнлекне анализлап, рейтинг күрсәткечләренең яхшыруы турында ассызыкланды, агымдагысына бурыч-максатлар билгеләнде. Район Пенсия фонды идарәсе җитәкчесе Габделнур Рәшит улы Нотфуллин белдерүенчә, 2012нче ел Пенсия фонды идарәсе өчен уңышлы еллардан булды. Пенсияләрнең ел дәвамында ике тапкыр артып, уртача хезмәт пенсияләре 8438 сумны тәшкил итүе өлкәннәрнең тормыш-көнкүрешләрен яхшыртуга зур этәргеч булды. 2007нче елдан бирелә башлаган «Ана капиталы» сертификаты буенча да идарә белгечләре тарафыннан күләмле генә эшләр башкарылды. Җыелышта шулай ук взнослар түләү буенча да төгәл саннар китерелде. Взносларны даими түләмәүче «Икмәк» җәмгыяте, Рәхимов исемендәге җәмгыять һәм район кулланучылар җәмгыяте, күп күләмдәге әҗәтләре булган «Балтач сөт-май комбинаты», «Активист», Тимирязев һәм Тукай исемендәге җәмгыятьләр санап үтелде. «Пенсиянең тупланма өлешенә ирекле иминият взносларын кертү турында»гы 56нчы номерлы ФЗның безнең җирлектә тулы куәткә эшләп китә алмавы да ассызыкланды.
Пенсия фонды идарәсе белән тыгыз элемтәдә эшләгән район башкарма комитеты җитәкчесе урынбасары Вакыйф Зәкиев, почта үзәге җитәкчесе Гали Фәйзрахманов, суд приставлары хезмәте җитәкчесе Наил Гайнанов, ветераннар советы рәисе Рифат Абдуллин сүз алып коллектив эшчәнлегенә югары бәя бирде. РФ Пенсия фондының Татарстан буенча бүлеге вәкиле Максим Иванов та узган ел коллективның ныклап эшләвен билгеләп үтте. Киләчәктә тагын да нык көч куеп, эш нәтиҗәләрен яхшырту өчен зур уңышлар теләде. Инде ничә еллардан бирле күңелне борчыган яңа бина һәм машиналы булу мәсьәләсен тормышка ашырырга ярдәм итәргә ышандырды.
«Без бөтен буыннар өчен дә ачыкбыз, һәркемнең бүгенгесе һәм киләчәге турында кайгыртабыз!» дигән принцип белән эшләүче идарәнең үзалдына куйган максатларын намус белән үтәве, пенсияләрне һәм пособиеләрне вакытында түләве, һичшиксез, мактауга лаек. Киләчәктә дә хезмәтегезгә тап төшерми эшләргә язсын.
Рәсемдә: идарә җитәкчесе Г.Нотфуллинның чыгыш ясаган вакыты.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: 250