ТР Гадәттән тыш хәлләр министрлыгыннан алынган мәглүматлар буенча безнең Балтач су басу куркынычы зур булган районнар исемлегенә кергән.
Шуңа күрә һәр нәрсәгә әзер булу кирәк. Янәшәбездә яшәүче өлкән яшьтәге ялгыз әби-бабайларны әлеге хәл турында кисәтү мәслихәт. Терлекләрне, этләрне бәйдән ычкындырырга, кирәкле документларны һәм кыйммәтле әйберләрне полиэтилен пакетларга салып куярга онытмаска киңәш ителә. Ризык һәм су запасы булдыру да зыян итмәс. Куркыныч хәл килеп туган очракта иң мөһиме төшенкелеккә бирелергә кирәкми. Тиз арада ярдәм сорап, түбәндәге телефон номерларына шалтыратуыгыз сорала:
- 2-57-01 яки 01 (янгын коткару хезмәте);
- 2-43-46 яки 02 (эчке эшләр бүлеге);
- 2-57-23 яки 03 (ашыгыч ярдәм бүлеге);
- 2-57-97 яки 04 (газ аврия диспетчерлык хезмәте);
- 2-51-61 (электр авария хезмәте).
Фото интернет челтәреннән алынды.
Без социаль челтәрләрдә: ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен
Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.
Нет комментариев