Хезмәт

Балтач районы

18+
2024 - Гаилә елы
Көн темасы

Кыш усалкай юк китмим, ди

Карыша, киреләнә... Әйе, нәкъ шигырьдәгечә. 17нче март көнне кышны озатабыз дип әзерләнгәч, табигать күз яшьләре белән «еласа», 24ендә исә буранлап куркытырга теләде. Әмма чарада җыелган хезмәт коллективларын буран да куып тарата алмады.

Һава торышының начар булуына карамастан һәр ярыш, күңел ачу уеннары тиешле дәрәҗәдә үтеп, җиңүчеләр билгеле булды. Самавырларда чәйләр кайнады, коймагы да пеште, шашлык та әзерләнде. Сату нокталары да гөрләп эшләде. Бәйрәмне үз иткән, ярышларда кушканга түгел, үзе теләп, аннан тәм табып катнашкан кешегә буран да сәбәп булмады. Балалар бакчасы коллективларының кечкенәләр өчен махсус әзерләгән күңелле уеннары олыларны да битараф калдырмады.

Бәйрәм ахырына кадәр райондаш җырчыларыбыз моңлы, дәртле җырлары белән шатландырды. Ярышлар җитәкчеләрнең пневматик коралдан атуы белән башланып китте. Биредә Ф.Шәфигуллин («Стройремтех») иң төгәле булып чыкты.

Бобслей, ягъни таудан чанада шуу ярышында янәдән, стройремтехлыларга тиңнәр булмады. Өч төр ярышта (гер күтәрү, чүгәләп алу һәм машина тарту) район эчке эшләр бүлегеннән Р.Шәймөхәммәтов җиңү яулады. Чаңгы эстафетасында финиш сызыгын гимназиялеләр беренче булып кисте.


Зур популярлык казанып килүче сөңге атуда иң оста мәргән булып «Сорнай» командасы танылды. «Формула-1» ярышында мәгариф идарәсеннән Ф.Галимҗанов җиңүче дип табылды. Аркан тарту исә ярышларның кульминацион ноктасы булды дисәм, һич арттыру булмас. Ул уенчыларның җаны-тәне белән аркан тартуы үзе бер тамаша булса, җанатарларның үзләре чыгып көч сынашырга әзер торулары үзе бер ярыш. Биредә эчке эшләр бүлеге беренчелекне алды. Гаилә ныклыгын тагын да камилләштерүче «Әти, әни һәм мин - спорт гаиләсе» ярышында башкаларга караганда Гыйльметдиновлар (эчке эшләр бүлеге) җитезрәк, өлгеррәк булып чыкты. Гомуми нәтиҗәләр буенча «Сорнай» коллективы беренчелекне яулады.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: 250