Хезмәт

Балтач районы

18+
2024 - Гаилә елы
Көн темасы

Мәчеткә — 20 ел

Әле генә кебек, инде Балтач мәчете ачылганга 20 ел вакыт үткән. Ул чакта нигез ташы салуда катнашкан унлап өлкән агайга карап «болар гүр иясе булгач, мәчеткә кем йөрер икән» диючеләр бүтән төрле уйлыйдыр инде.

Ник дигәндә, һәр атнаның җомга намазларына 150ләп кеше җыела. Мондый көннәрдә дә намазга даими йөрүчеләр дистәләп. Аеруча өйлә намазын бер дә калдырмаучылар күп. Мәчетнең үз мәдрәсәсе, китапханәсе, тәһарәтханәләре, ашханәсе, кибете бар. Гомумән, дин юлындагылар өчен бик күп уңайлыклар тудырылган. Мәчетнең 20 еллык юбилеена чакырылган җирле үзидарә җитәкчеләре, авыл имамнары, кунаклар тантана башланыр алдыннан һәм соңыннан да ашханәдә берсеннән-берсе тәмле сый-нигъмәтләр белән сыйландылар. Тантанада муниципаль район башлыгы Рамил Нотфуллин район белән таныштырып мәчетләрнең, аларда эшләүче имамнарның тәрбия өлкәсендәге рольләрен югары бәяләде, тагын да нәтиҗәлерәк эшләү мөмкинлекләрен күрсәтте. Урыннардагы җирле үзидарә җитәкчеләре үзләрендәге мәчетләргә һәрвакыт ярдәм күрсәтеп торырга тиеш. Имамны шул авылның старостасы итеп тану да халыкта туган күп сорауларны урында хәл итүгә тагын бер адым булыр иде. Татарстан Диния нәзарәте баш казые, Балтач районы мөхтәсибе Җәлил хәзрәт Фазлыев авыллардагы имамнарның абруе тәрбия өлкәсендә зур йогынты ясавын ассызыклады: «Олыгаеп гөнаһ эшли алмый башлагач кына мәчеткә килүчеләрнең сүзе ул кадәр үтемле булмый. Яшьтән Аллаһны бер дип танып, дин буенча яшәүчеләргә өмет зур».
20 еллыгына мәчет алгарыш белән килә. Йөзләгән кешегә Казандагы югары мөселман мәдрәсәсе бүлекчәсендә дини белем бирелгән һәм бирелә. Аннан тыш та төрле курсларда төрле категорияле кешеләр укытып торыла. Балалар өчен ел саен җәйге тәрбия, ял чаралары оештырыла. Һәр мәктәптә әхлак дәресләре үтә. Моны Казаннан килгән кунаклар да күргәннәр, чыгыш ясап, район дин әһелләренә, активистларга үзләре алып килгән бүләкләрен тапшырдылар. Ә килгән кунаклар күп иде. Татарстан Диния нәзарәте мөфтие урынбасары Рөстәм хәзрәт Хәйруллин намаз залына җыелган халыкны мәчетнең юбилее белән котлап, аның эшчәнлегенә аеруча зур өлеш кертүчеләрне бүләкләде. Россия ислам институты ректоры Рәфыйк хәзрәт Мөхәммәтшин, «Ислам дине кабул ителүгә 1000 ел» исемендәге Казан Югары мөселман мәдрәсәсе ректоры Ильяс хәзрәт Җиһаншин, чакыргач монда кадәр килергә әмәлен тапкан, киләсе елда 90 яшен тутырачак Рәшидә абыстай Исхакый һәм башка дәрәҗәле кунаклар килүе районыбызга читтәгеләрнең зур хөрмәт белән карауларын, безнең халыкны ихтирам итүләрен сөйли иде. Тантанага республика Дәүләт Советыннан да ике депутат - Фәрит Мифтахов, районда мәчетләр төзелешенә һәм эшенә зур өлеш керткән Марат Зарипов килгән иде.
Тантанадагыларны мәчет каршындагы мәктәп-мәдрәсәдә белем алучы кечкенә балаларның чыгышы да нык тәэсирләндерде. Алар дин буенча белемнәрен, гарәпчә, инглизчә дә аралаша алу сәләтләрен күрсәттеләр. Монда белем алган балалар райондагы теләсә кайсы бакчадан килгән балалар дәрәҗәсендә, бәлки югарырактадыр, үзләрен белемле һәм әхлаклы итеп таныталар.
Тантанада райондагы төрле милләт кешеләренең үзара аралашып, дус, тату яшәүләрен ассызыклап күрсәтүчеләр күп булды. Әнә, Чепьяда мәчете дә, чиркәве дә эшли. Берсе икенчесенә комачауламый. Балтачтагы ике мәчет тә үзара дустанә мөнәсәбәттә эшлиләр. Хөсетләнү, ярышу юк. Рамил хәзрәт Бикбаев килгәнгә кадәр үзәк мәчеттә эшләгән ике имам да шушында калганнар. Аңлашып, тату эшлиләр. Якташыбыз Җәлил хәзрәт Фазлыев чыгышында дин әһелләренең, гомумән, кешеләрнең үзара татулыгы мәсьәләләренә дә нык ба¬сым ясады. Шулай булганда дингә, мәчеткә килүчеләр гел арта бара.
Фотоларда тантанадан күренешләр.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: 250