Хезмәт

Балтач районы

18+
2024 - Гаилә елы
Көн темасы

Өметләрне аклап

27нче ноябрь көнне, Әниләр көне уңаеннан, районның ЗАГС бүлегендә «Ана капиталы» сертификатын тапшыру тантанасы булып узды.

Бала туу һәр гаилә өчен олы шатлык, куаныч. Һәр сабый дөньяга үз бәхете белән туып, тормышыбызга ямь өсти. Баладан да кадерле, газиз зат юк ул. Бала багу мең кат мәшәкатьләр белән бәйле булса да, аның ләззәтле һәм кабатланмас мизгел икәнлеген әлеге бәхетне татучылар үзләре генә аңлый. Балтачтан Егоровлар, Камалиевлар, Нормадан Галиевлар, Кариледән Хәялиевлар, Чепьядан Зәйнуллиннар, Бөрбаштан Газизовлар, Яңгулдан Шакировлар, Пор.Көтәштән Асановлар, Иске Салавычтан Сәйфетдиновлар, Яңа Салавычтан Габдуллиннар, Пүскәннән Әхмәдуллиннар, Гондырдан Борисовлар, Смәелдән Нәбиевлар гаиләсе «Ана капиталы» сертификаты тапшыру кичәсенең төп сәбәпчеләре булды. Бәхет-шатлыктан нур булып бөркегән әниләр, язмышның җил-давылларыннан һәрчак сакларга һәм якларга әзер булучы әтиләр, самимилекләре белән дөньябызга нур өстәүче сабыйлар әлеге чараны, чын мәгънәсендә, гаилә бәйрәменә әверелдерде. Балалар үзара көлешеп тә, елашып та алдылар. Бәхетле гаиләләр адресына иң изге, җылы теләкләр әйтелде. Алар хөрмәтенә җырлар багышланды. Бәхетле аналарга «Ана капиталы»н район Пенсия фонды идарәсе җитәкчесе Габделнур Нотфуллин тапшырды. «Әниләребез һәм әбиләребез 6-7шәр бала үстергәндә дә аларга дәүләт тарафыннан ярдәм күрсәтелмәгән. Сез һәммәгез дә бәхетле йолдызлык астында тугансыз. Дәүләтебезнең әлеге хөрмәтен максатчан файдаланып, игелеген күреп яшәгез», диде ул.
Сүз дә юк, шулай. Статистикага күз салсак, закон гамәлгә кергәннән бирле районда 1289 гаилә сертификат иясе булган. 2012 елның 10 аена - 239, ә 2007нче елдан 842 гаилә сертификат ярдәмендә кредит килешүен түләп бетергән. Бүгенге көндә капитал суммасы 387 мең 640 сумны тәшкил итсә, яңа елдан «Ана капиталы» 408 мең 960 сум булыр дип көтелә.
- Ана булу - хатын-кыз өчен иң зур бәхет. Сабыйларыбызга караган саен сөенеп туя алмыйбыз. Еллар имин булып, һәрберебезгә тигезлектә яшәү насыйп булсын, - диде Балтачтан Әлфия Егорова. Зур бәйрәм ясап, олы хөрмәт күрсәткәннәре өчен чараны оештыручыларга рәхмәтле булуын белдерде. Һәр сабый үз бәхете белән туа дисәк тә, әлеге бәхетне иң беренче чиратта әти-әни бөтен итә. Бары бөтен һәм тигез гаиләдә үскән бала гына бәхетле була. Ә без, үз чиратыбызда, гаилә сөенечләрен арттырып, якты дөньяларга аваз салган сабыйлар якыннарының өметләрен аклап, игелекле балалар булып буй җитсен дигән теләктә калабыз.
Рәсемдә: районның бәхетле аналары ЗАГС бүлеге мөдире Зөһрә Әхмәтханова (икенче рәттә сулдан беренче) һәм Пенсия фонды идарәсе җитәкчесе Габделнур Нотфуллин (сулдан икенче) янәшәсендә.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: 250