Хезмәт

Балтач районы

18+
2024 - Гаилә елы
Көн темасы

Министрлык исәпли

Коммуналь түләүләр буенча еш кына законнарны бозу очраклары күзәтелә. Түләүләрнең законсыз артуы, максатчан булмаган чыгымнар һәм халыктан җыелган акчаларны үзләштерү шундыйлардан.

Бу күренеш исә җәмгыятьтә социаль киеренкелекнең көчәюенә китерә. Бүгенге көндә то-рак-коммуналь комплексы өлкәсендәге әлеге мөнәсәбәтләрне көйләү системасын төптән үзгәртү күздә тотыла. 2012нче елның 1нче сентябреннән «Торак һәм күпфатирлы йортларда яшәүче милекчеләргә һәм бинаны кулланучыларга күрсәтелүче коммуналь хезмәтләр турында»гы 354нче номерлы РФ Хөкүмәте карары үз көченә керде. Шулай ук коммуналь хезмәтләр күрсәтү нормативларын исәпләүне көйләүче 306нчы номерлы (23.06.2006) РФ хөкүмәте карарына да үзгәрешләр кертелде.
Хәзер коммуналь хезмәтләрдән куллану нормативларын раслау вәкаләте җирле үзидарә органнарыннан РФ субъектларының дәүләт хөкүмәте органнарына күчәчәк. Татарстан Республикасында Министрлар Кабинетының 314нче номерлы «ТР Төзелеш, архитектура һәм торак-коммуналь хуҗалыгы министрлыгы сораулары» карарының 3.3.4 пункты буенча әлеге вәкаләтләр югарыда әйтелгән министрлыкка тапшырыла. 1нче сентябрьгә кадәр нормативлар расланып бетте. Шул рәвешле, 2012нче елның сентябрь аеннан коммуналь хезмәтләр министрлык раслаган нормативлар буенча исәпләнәчәк.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: 250