Хезмәт

Балтач районы

18+
2024 - Гаилә елы
Көн темасы

Әһәмиятле очрашу

Балтачта ветеринария хезмәтенә кагылышлы зона утырышы булып узды. Соңыннан катнашучылар «Ветеринария хезмәте Универсиаданы каршылап» дигән спорт бәйрәмендә катнашты.

Чарада ТР районнарының ветеринария берләшмәләре җитәкчеләре, яшь ветеринарлар һәм Казан шәһәреннән килгән мөхтәрәм кунаклар катнашты. Утырышта иң элек муниципаль район башлыгы Рамил Рәшит улы Нотфуллин килгән кунакларны районыбыз белән таныштырып үтте.
- Бүген республикада авыл җирлегендә мал табиблары җитешмәсә дә, Балтач районында ветеринарларга кытлык юк, - диде ул.
Райондагы ветеринария хезмәтенә дә тел-теш тидерерлек түгел. Чөнки һәр җәмгыятьтә алар өчен уңайлылыклар тудырылган.
ТР буенча «Россельхознадзор»ның территориаль идарәсе җитәкчесе Нурислам Хәбипов исә әлеге хезмәтнең бүгенге җәмгыятьтә тоткан урыны турында тәфсилләп сөйләде. Яшь белгечләр өчен чын мәгънәсендә мастер-класс булды бу.
Яшь кадрларга бирелүче кредитлар, аларга кагылышлы өстенлекләр хакында да тулы мәгълүмат бирелде. Кыскача әйткәндә, яшь белгечләр үзләрен кызыксындырган сорауларга җавап алды, коллегалары белән аралашып, үзләренең эш алымнары белән уртаклашты. Чараның икенче яртысы Сабантуй мәйданында булды. «Ветеринария хезмәте Универсиаданы каршылап» дигән спорт бәйрәме җитәкчеләрнең ярышы белән башланып китте. Иң оста чаңгычы булып Балтач ветеринария берләшмәсе җитәкчесе Алмаз Исрафилов танылды. Финиш сызыгын икенче булып Биектаудан Айрат Гәрәев кисеп үтте. Тәтештән Ренат Хәкимов өченче булды.
Ир-егетләр арасында Алексей Кирилов (Балтач) - беренче, Илһам Заһидуллин (Яшел Үзән) - икенче, Фәнил Галләметдинов (Биектау) өченче урын яулады.
Гүзәл затлардан беренчелек янә безнекеләрдә, Лидия Черновага тиңнәр булмады. Елена Латышева (Кайбыч) белән Рамилә Хәкимова (Казан) икенче һәм өченче урыннар өчен көч сынашты.
Гомуми нәтиҗәләр буенча Балтач командасы - беренче, Биектау - икенче, Кукмара - өченче урынга чыкты.
Бик әһәмиятле мизгелләрне үз эченә алган очрашу һәр катнашучыда бары уңай тәэсирләр генә калдырды. Очрашу ахырында ветеринария хезмәтенең бүген бик кирәкле һөнәр булуы һәм аны тиешле дәрәҗәдә тоту өчен булган мөмкинлекләрне кулдан ычкындырмый эшләү таләп ителә дигән фикер ассызыкланды.
Рәсемдә: ветеринария хезмәтенең әһәмияте, җәмгыятьтәге урыны һәм кирәклеге хакында уртага салып сөйләшү, коллегалар белән аралашу очрашуның иң мөһим моменты булды, дип ассызыклый җитәкчеләр.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: 250