Хезмәт

Балтач районы

18+
2024 - Гаилә елы
Төрлесе

Мөрәҗәгать!

Хөрмәтле райондашлар!

Ямьле язлар җитте. Районыбызда оешкан төстә өмәләр үтте. Һәр атнаның чәршәмбесе «Чисталык көне» дип игълан ителде. Һәркемгә янәдән аерым мөрәҗәгать белән чыгасы килә: «Мөхтәрәм райондашыбыз! Чисталыкка игътибарлы бул. Теләсә кайда чүп өеме ясама, вак-төягеңне дә анда-монда ташлама, конфет кәгазе, я булмаса юеш салфеткаңны салыр өчен сумкаңда пакет йөртсәң дә начар булмас. Әйләнә-тирә мохитне сакла, урманнарны рәнҗетмә, каен бөресе җыям, каен суы эчәм дип, каеннарны каһәрләмә, бөрене җайлап кына, бөртекләп тә җыярга була, сабырлыгың җитсә, әлбәттә. Җитми икән, тотынма, үзеңә гөнаһ алма, каен суы эчәсең килсә, кәүсәнең яралы урынын дәвалап кит, каенга күз яше түгәрлек итмә. Сулыкларны пычратма, урман яннарында учак якма. Үзеңне дә, тирә-юньдәгеләрне дә янгыннардан сакла. Табигатьтә ял иткәндә үз артыңнан чүп-чар калдырма. Алда Май бәйрәмнәре. Бәйрәмнәр һәм хезмәт көннәре тыныч, имин үтсен. Чисталыкка игътибарлы булып, сәламәтлегебезне ныгытуга бер адым ясыйк. Мәнле эшләрдә бердәм булыйк! Чисталык мәсьәләсендә үзегезнең киңәш-тәкъдимнәрегезне, чисталык икеайлыгы дәвамында, газетабызның «Әйтер сүзегез булса» рубрикасына шалтыратып әйтә аласыз. Телефон: 2-43-82.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: 250