Хезмәт

Балтач районы

18+
2024 - Гаилә елы
Көн темасы

«Мәскәү базары»н гөрләттек

Узган шимбәдә районыбызның авыл хуҗалыгы һәм сәнәгать өлкәсендә хезмәт куючылар башкалабыз Казанның Мәскәү районы базарында авыл җирлегендә җитештерелгән продукцияне сатып, 500 мең сумга якын акча эшләп кайтты.

Кала халкы күбрәк сортлы бәрәңгене, терлек итен, ярмаларны, Балтач икмәген һәм сырын яратып алды.Ярминкәне оештыручылар үзләре дә ассортименттагы азык-төлекне рекламалауны оста башкарган. Мәдәният хезмәткәрләре сәүдәгә музыкаль бизәлеш биргән, сәүдәгәрләр кала халкы белән уртак тел табып сату иткән. Шунда ук район «Хәйрия ашы» да оештырган. Кала халкы кайнар ризыктан, чәйдән авыз итә алган. Тәмле йокыларын калдырып, төн уртасында Казанга юл алган ярминкәчеләр дә, шулай ук иртә таңнан базарга килгән кала халкы да хезмәт күрсәтүдән канәгать калган.
Гомумән, районыбыз башкалада узучы көзге ярминкәләрдә гаять тә оешканлык белән катнаша, чираттагы ярминкә дә шуның бер мисалы.
Искәрмә: көзге ярминкәләр алга таба безнең районда да көтелә.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: 250