Хезмәт

Балтач районы

18+
2024 - Гаилә елы
Көн темасы

Муниципаль район башлыгы Рамил Нотфуллинның бәйрәм котлавы

Кораллы Көчләр, Бөек Ватан сугышы ветераннары, җирле бәрелешләрдә катнашучылар, хәрби хезмәткәрләр! 23 февраль - Ватанны саклаучылар көне уңаеннан эчкерсез котлауларымны кабул итегез.

Бу изге бәйрәм буыннар алмашынуы, батырлык, туган илгә мәхәббәт, тугрылык үрнәге булып тора. Хәрби хезмәт Ватанны саклауны үзенең изге вазыйфасы һәм намус эше дип санаучы көчле һәм батыр кешеләрнең бурычы булды һәм шулай булып кала да. Ватанны саклаучылар көнендә без хәзерге вакытта Россиянең иминлеген тәэмин итүчеләрне данлыйбыз һәм яу кырыннан әйләнеп кайтмаучыларны искә алабыз. Әмма илебезне кулга корал тотып кына сакларга һәм ныгытырга дигән сүз түгел. Сәламәт икътисадтан һәм алга киткән сәнәгатьтән башка да Дәүләт көчле була алмый, шуңа да бу көн - һәр ир-егеткә аның тоткан урынын искә төшерү. Хатын-кызлар һәм балаларны, өлкәннәрне якларга, гаилә һәм Ватанның терәге булырга - бу һәр көчле затның бурычы.

Хөрмәтле ветераннар, туган илебезгә хезмәт итүчеләр! Сезгә нык сәламәтлек, тыныч күк йөзе, Ватанга хезмәт итүдә уңышлар телим.
Фото: spkdzm

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: 250