Хезмәт

Балтач районы

18+
2024 - Гаилә елы
Көн темасы

Мәйдан сезне чакыра

Сабан туе татар халкының борынгыдан килгән милли бәйрәме, исеменнән үк аңлашылганча, язгы басуларда җиң сызганып эшләп арганнан соң игенче хезмәтенә, уңышка мәдхия буларак, һәр елны гадәттә июнь ае башларында үткәрелә.

Хөрмәтле райондашлар, бәйрәмебез кунаклары! Сезне һәммәгезне 9нчы июнь, якшәмбе көнне Сосна болынында үтәчәк район Сабан туена чакырабыз. Ул көндезге сәгать 10да башланып китәчәк. Ачылу тантанасында бизәүле атлар, гармунчылар, йөзләгән үзешчән артистларыбыз катнашачак. Әлбәттә, милли бәйрәмебезнең мавыктыргыч, иң кызыклы өлеше - татарча көрәш. Ул күптән килгән гадәт буенча балалар көрәше (40 кг.га кадәр, 50 һәм 50 кг.нан югары) белән башланып китәчәк. Үсмерләр 60 һәм 60 килограммнан югары үлчәүдә бил алышачак.


Бабайлар көрәшен үткәрү дә күздә тотыла. Ир-егетләребез 60, 70, 80, 90 килограммга кадәр һәм 90 килограммнан югары үлчәүдә көч сынашачаклар. Соңыннан Абсолют батыр ачыкланачак. Милли бәйгебез программасына күп төрле ярышлар да кертелгән. Малайлар, егетләр, хатын-кызлар кул көрәштерәчәк. Йөгереш, гер күтәрү, аркан һәм таяк тарту ярышлары да мавыктыргыч булыр дип уйлыйбыз. Туры һәм авыш баганага менү, турникта тартылу, «кәҗә»дә капчык белән сугышуда бик күпләр үзләрен күрсәтерләр. Сабан туебызның традицион ярышлары - капчык киеп, сулы чиләк, йомырка кабып йөгерүләр берсе дә онытылмаячак.


Атлар чабышыннан башка нинди Сабан туе ул, бәйрәмебезнең иң дәртле мизгеледер бу. Хуҗалык атлары 2 чакрымга, чиста токымлы чабыш атлары 2-3 чакрымга старт алачаклар. Көне буе сәнгать бәйгесе тынмаячак. Шашлык, коймак, чәй, пылау кебек ризыклардан өстәлләр сыгылып торачак. Бер җөмлә белән әйткәндә, бәйрәмегез күркәм булсын, җәмәгать, күңелләргә сихәт җыеп, рәхәтләнеп, дуслар, туган-тумачалар арасында күңелле ял итегез.

Әмма форсаттан файдаланып, шунысын да искәртеп куйыйк, бәйрәм дип йорт-хуҗалыкта саклык чаралары да онытылмасын иде. Ут-күздән саклану максатыннан су запаслары әзерләнеп куелсын, янгын сүндерү җиһазлары да төзек булсын. Тагын бер киңәшебез: транспорт хәрәкәте тәртибен саклау, машина хуҗаларыннан кабаланмыйча, әкрен тизлектә йөрү сорала.


Әгәр дә район үзәге халкы Сабан туе урынына җәяү чыгып керсә, моннан фәкать дәва һәм сәламәтлек кенә алачак.
Бәйрәм табыныгыз бай булсын, бәйгеләр күңелле үтсен!
Бәйрәмне оештыру буенча комиссия

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: 250