Хезмәт

Балтач районы

18+
2024 - Гаилә елы
Көн темасы

Нинди сәбәп бар?

Терлек азыгы хәзерләү, сөт сыйфатын арттыру 11нче июнь көнне Чепья җирлегендә үткән утырышның төп темалары булды.

- Мөмкинлекләр булса да, терлек азыгы хәзерләү бик сүлпән бара. Нинди сәбәпләр бар? - дип мөрәҗәгать итте район башлыгы җәмгыять җитәкчеләренә.
Көн кадагында булган терлек азыгы хәзерләүдә тоткарлыклар булырга тиеш түгел. Технологияләрне кулланып, эшне дөрес оештырганда бернинди сәбәпләр дә юк кебек. Әмма кайбер җитәкчеләрнең: «Әле иртә. Үскәнен көтәбез» диюләрен генә сәбәп итеп алмаганда. Тик үскәнен көтсәк соң булуы бар шул. «Кызыл юл»лылар бу нисбәттән өлгер булып чыкты. Эшне дөрес оештырулары башкалар өчен үрнәк итеп алырлык.
- Эш күрсәткечләре түбән булган җитәкчеләргә яхшыраклардан барып үрнәк алырга киңәш итер идем, - диде Рамил Нотфуллин.


Сыйфатлы продукция алу өчен иң беренче чиратта чәчүлекләрне тәрбияләү мөһим булуы да ассызыкланды. Басуларга тирес чыгару зур чыгым сораса да, файдасы күп булу һәр җитәкчегә яхшы мәгълүм. Яхшы нәтиҗәгә ирешүнең икенче юлы урыннарга барып, кулга тотып эшләү. Эш кайда яхшы оештырылган шул җәмгыятьләрдә сөтнең сыйфаты да яхшы. Икъти-садый яктан караганда сөт иң файдалы тармак. Республика күрсәткечләренә күз салсаң, икенче урыннан дүртенчегә тәгәрәгәнлегебез күренә. Бу исә никадәр табыш кулдан ычкынды дигән сүз.


Шәхси хуҗалык сөтен дәүләткә тапшыру мәсьәләсе дә җитәкчелек игътибарыннан читтә калмады. Авыл җирлекләре җитәкчеләренең ныклы контролендә булырга тиеш булса да, үз территорияләрендә бу эшне үзбуйлыга җибәрүчеләрнең булуы борчуга сала. Кемдер 1 литр сөт өчен 13,50 сум акча алганда, кайберәүләрнең сөте 12,30 сумга гына бәяләнүен гаделсезлек дими ни дисең? Халыктан җыелган сөтнең күпчелеге үзебезнең «Балтач сөт-май ком-бинаты»на тапшырылмыйча, читкә китүе дә күңелле күренеш түгел дип бәяли җитәкчелек.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: 250