Хезмәт

Балтач районы

18+
2024 - Гаилә елы
Көн темасы

«Парклар маршы»н каршылап

Татарстан урман хуҗалыгы министрының боерыгы нигезендә республикабызда «Парклар маршы - 2013» акциясе игълан ителде. Шул уңайдан, безнең районда нинди чаралар планлаштырыла икән? «Балтач» дәүләт тыюлыгы директоры Альберт Фәрхетдинов белән сөйләшәбез.

Акция укучыларыбызның иҗади эшләре белән башланып китә. Беренче сыйныфтан алып унберенче сыйныфта белем алучылар иншалар, рәсем-фото конкурсларында моңарчы бик актив катнашып килделәр. Шәт, быел да алар бик актив булырлар! Эшләрне 18нче апрельгә кадәр тәрбия эшләре үзәгендә көтәбез. Билгеле, аның хезмәт этабы да бездә бик оешкан төстә уза. Карлар эреп бетеп, җирләр бераз кипшерүгә территорияләребезне чистарта башлыйбыз. Иң беренче эш итеп мәктәп укучылары арасында сыерчык ояларына конкурс игълан иттек. Быел да һәр мәктәптә призлы урыннарны яулаган өч сыерчык оясы районга килде һәм без аларга 27нче мартта нәтиҗә ясадык. Кош оялары табигать тыюлыгының Карадуган зонасында урын алды. Бу көнне без Карадуган мәктәбе укучылары белән «Карга боткасы» ашап каршыладык. Традициябезгә тугры калып, Шушма буйларын, табигать һәйкәлләрен дә чүп-чардан арындырдык. Агачлар утырту эшен дә дәвам итәчәкбез. Ә нәтиҗәсен матур итеп зур-зур бүләкләр белән урман хуҗалыгы министрлыгы вәкилләре катнашында Яңгул урта мәктәбендә апрель ае азагында билгеләп узарбыз.
Сөйләште Нурзадә СӘМИГУЛЛИН
Фото интернет челтәреннән алынды.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: 250