Пасха бәйрәме белән котлыйм!
Хөрмәтле райондашлар! 16 апрель көнне бөтен дөньяда православие динен тотучылар якты һәм күркәм бәйрәмнәрнең берсе - Пасханы билгеләп үтә.
Православие динен тотучы райондашларыбызны Пасха бәйрәме белән котлыйм! Барлык кешеләрне берләштереп, аларның рухи тормышында гаять зур роль тоткан, һәр христиан өчен газиз һәм кадерле булган шушы бәйрәм күңелләрегезне җылытып, өйләрегезгә бәхет, тынычлык, уңышлар гына китерсен.
Сезгә ныклы сәламәтлек, хәерле гомер, шатлык, үзара аңлашу һәм мәхәббәт, үз көчегезгә ышаныч телим!
Балтач муниципаль район башлыгы: Рамил НОТФУЛЛИН
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Без социаль челтәрләрдә: ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен
Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.
Нет комментариев