Хезмәт

Балтач районы

18+
2024 - Гаилә елы
Көн темасы

ПЛАН - 30000, ҮТӘЛЕШ - 4000

18нче июньгә районда печән хәзерләү буенча чирек план чамасы үтәгән биш хуҗалык бар.

«Игенче» - 465, «Бөрбаш» - 455, «Татарстан» - 424, «Сорнай» - 391, «Сосна» 306 тонна печән запаслады. «Алга», Тимирязев исемендәге, «Смәел», «Яңа тормыш», «Борнак» җәмгыятьләрендә дә җыеп кайтарылган печән запасы 200әр тоннадан артып китә. Көннәр аяз торганда кышын терлекләр өчен бик тә кирәкле бу азыкны витаминнарга бай чагында мул итеп әзерләп куясы иде дә бит. Әмма «Арбор», «Маяк», Тукай исемендәге, «Активист», «Уңыш» һәм «Труд» җәмгыятьләре рәисләре бу эшне башлап туктаттылар кебек. Хәзерләнгән печәннәре беренчесендә 17 тонна гына булса, соңгысында да 100 тоннага да җитми. Район буенча 30000 тонна печән хәзерләү планлаштырылган булса, хәзерләнгәне нибары 4000 тонна. Мондый темп белән эшләсәк, бу витаминлы азыкны планлаштырылган күләмдә хәзерләп җиткерә алырбызмы соң? Үләннәрнең беренче катын чапканда күбрәк итеп хәзерләп калу өчен бөтен көчне туплау сорала.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: 250