Хезмәт

Балтач районы

18+
2024 - Гаилә елы
Көн темасы

Полицейскийлар Казанда, ә ...

Игътибар иткәнсездер, урамда полицейскийлар сирәк очрый хәзер.

Моңа Казанда узачак Универсиада сәбәпче. Погонлы тәртип сакчыларының бер төркеме анда тәртип сакларга җибәрелде. Арада участок инспекторлары да бар. Бер инспектор берничә участокка хезмәт күрсәтә хәзер. Шуңа күрә район эчке эшләр бүлеге халыкка тирә-юньдәгеләргә игътибарлырак булуларын сорый. Таныш булмаган чит-ят кешеләр күренсә, «кем булмас» дип үтеп китмәскә кирәк. Авылларда ферма, машина-трактор паркы территорияләрендә, җәмәгать биналары янында тәүлеклек дежур тору оештырылса да комачауламас. Һәркайда контроль барлыгын күреп торган карак чит әйбергә кул сузмас. Авыл кешеләре дә малларын озак вакытка караучысыз калдырмасыннар иде, арканда торамы ул, абзардамы? Җай чыкканын гына көтеп йөрүче озын куллы адәмнәрдән сакланыгыз.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: 250