Хезмәт

Балтач районы

18+
2024 - Гаилә елы
Көн темасы

Премьер-министр безнең районда

Шимбә көнне Татарстан Республикасы Премьер-министры Илдар Шәүкәт улы Халиков, Россия Федерациясе Дәүләт Думасы депутаты Илдар Ирек улы Гыйльметдинов иптәшләр безнең районга килделәр.

Алар ветераннар өчен яңа төзелгән йортларда булып, аларның хуҗалары белән сөйләштеләр. Ку­наклар район үзәк хастаханәсенең яңа төзелгән бүлекләрендә булып, аның җиһазлануына югары бәя бирделәр.Илдар Шәүкәтович Карадуган мәдәният йортында район активы белән оч­рашты. Ул үзенең чыгышында республиканың бүгенге тормышы һәм киләчәккә үсеш перспективалары белән таныштырды. Очрашуда катнашучы райондашларыбыз Премьер-министрга бик куп сора­улар бирделәр һәм күбесенчә уңай җаваплар алдылар. Олы кунакларны муниципаль район башлыгы Марат Хәй улы Зарипов һәм район башкарма комитеты җитәкчесе Рамил Илдус улы Шакиров иптәшләр озатып йөрделәр.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев