Хезмәт

Балтач районы

18+
2024 - Гаилә елы
Көн темасы

Президент безнең районда

8нче февраль көнне Татарстан Республикасы Президенты безнең районда булды.

Президент бу җирлектәге визитын узган уку елында гына үзенең ишекләрен ачкан Кече Лызи авылында төзелгән яңа мәктәп белән танышудан башлады. Әлеге мәктәп бик кыска срокларда, фәкать 1 җәй эчендә халык соравы буенча салынды. Рөстәм Нургалиевич уку кабинетларында, спортзалда, ашханәдә булып, аларның җиһазлануына олы бәя бирде, укучылар һәм укытучылар белән сөйләшеп, яңа уңышлар теләде. Балтачта исә ул иң беренче булып халык белән аралашты, шәхси эшмәкәрләр һәм сәнәгать предприятиеләре җитештергән товарлар күргәзмәсе белән танышып, аларга олы бәя бирде.
Район үзәгендә өр-яңадан төзекләндерелгән мәдәният сараенда булып, Рөстәм Нургалиевич биредә иҗат эшләренең ничек оештырылуы белән танышты һәм коллективка 1 миллион сумлык сертификат тапшырды.
Аннан соң ул Балтач муниципаль район Советының 2нче чакырылыш 10 нчы утырышы эшендә катнашты.
Биредә «2011нче елда районның социаль-икътисади үсеш программасының үтәлеше һәм 2012нче елга бурычлар турында» доклад белән район Советы рәисе Марат Хәй улы Зарипов чыкты.
Утырышта ТР Президенты Р.Н.Миңнеханов чыгыш ясап, анда катнашучыларны республиканың бүгенге халәте һәм киләчәккә бурычлар белән таныштырды. Илебез һәм республикабыз алып бара торган сәясәтне бәян итте, балтачлыларның хезмәтен югары бәяләп үзенең рәхмәтен җиткерде.
Президент белән бергә Балтач җирлегендә очрашуларда ТР Премьер министры урынбасары, Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры М.Г.Әхмәтов, ТР муниципаль берәмлекләр Советы рәисе М.З.Шакиров, Мәдәният министры А.М.Сибагатуллин, Мәгариф һәм фән министры А.Х.Гыйльметдинов, ТР Эшмәкәрлекне үстерү ассоциациясе җитәкчесе Л.Г.Якупов һәм башка рәсми иптәшләр катнаштылар.
Рөстәм Нургалиевич очрашу ахырында бертөркем иптәшләргә хөкүмәт бүләкләре тапшырып, нык сәламәтлек һәм бәхет теләде.


Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: 250