Хезмәт

Балтач районы

18+
2024 - Гаилә елы
Көн темасы

Президент безнең районда

6нчы май көнне Татарстан Республикасы Президенты Р.Н. Миңнеханов һәм Премьер-Министр урынбасары - Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры М.Г.Әхмәтов иптәшләр безнең районда булып, язгы кыр эшләренең барышы һәм көзге культураларның торышы белән таныштылар.

Югары дәрәҗәдәге җитәкчеләрне Балтач муниципаль район башлыгы Марат Хәй улы Зарипов озатып йөрде. Рөстәм Нургалиевич «Алга» хуҗалыгы болынында районыбызның авыл хуҗалыгы җитәкчеләре һәм җирлек башлыклары белән очрашты, аларның сорауларына төпле җаваплар бирде. Аннан соң Президент Карадуган мәктәбендә булып, анда капиталь ремонт эшләренең барышы белән танышты. Биредә аны ТР Төзелеш, коммуналь хуҗалык һәм архитектура министры Ирек Фәйзуллин каршы алды һәм ремонт эшләре турында сөйләде.
Р.Н.Миңнеханов һәм аны озата йөрүчеләр районыбыздагы эшләрнең барышыннан канәгать булуларын белдерделәр.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: 250