Хезмәт

Балтач районы

18+
2024 - Гаилә елы
Көн темасы

Район башлыгы Рамил Нотфуллинның торак-коммуналь хуҗалыгы хезмәткәрләрен котлавы

Хөрмәтле торак-коммуналь хуҗалыгы хезмәткәрләре!

Ел саен яз белән бергә сезнең һөнәри бәйрәм көнегез дә килә. Сез аны быел да эшегездә яңа уңышлар белән каршылыйсыз. Халыкны су белән тәэмин итү, торак-пунктларны вакытында көнкүреш калдыкларыннан чистартып баруны оештыру, урамнарның, тротуарларның төзеклеге һәм чисталыгы турында кайгырту... гомумән, халык рәхәт яшәсен өчен сез күпкырлы эш башкарасыз. Һәм әйтергә кирәк, аны начар башкармыйсыз. Торак-коммуналь хуҗалыгы алдына заман куйган таләпләрне искә алып, халыкка хезмәт күрсәтүнең сыйфатын гел яхшыртырга омтыласыз. Эшегез кешеләр белән, кешеләр өчен булганлыктан сезнең хезмәт көндәлек күз алдында. Гел туып торган проблемаларны вакытында уңай хәл итү юлларын табып, районыбыз халкына коммуналь хезмәтләр күрсәтүне тагын да яхшыртырсыз дип ышанабыз. Сезне һөнәри бәйрәмегез белән чын күңелдән котлыйм, гаять җаваплы һәм авыр хезмәтегездә зур уңышлар, һәркайсыгызга сәламәтлек, тигез гаилә тормышы телим.
Рамил НОТФУЛЛИН муниципаль район башлыгы
Фото: http://alldaydesing.net/vse-dlya-photoshop/png-fayly/50423-rozy-bukety-i-ikebany-fotostok-chast-pervaya.html

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: 250