Хезмәт

Балтач районы

18+
2024 - Гаилә елы
Көн темасы

Районыбызда 17 марттан 31 мартка кадәр «Бала – төп пассажир!» дигән акция үткәрелә

Инде быел да республикабыз юлларында балалар катнашы белән 55 юл-транспорт фаҗигасе теркәлде.

Аварияләрдә 5 баланың гомере өзелеп, 66сы төрле дәрәҗәдәге тән җәрәхәтләре алды. Узган елның шушы вакыты белән чагыштырганда үлүче балаларның саны 4кә, ә яраланучылар 8 балага арткан. Һәлак булучы 5 бала да машинада махсус тоту җайланмасыз йөртелгән булган. Балалар катнашында юл-транспорт фаҗигаләрен булдырмау һәм балаларның язгы каникуллары вакытында аларның куркынычсызлыгын тәэмин итү максатында 17 марттан 31 мартка кадәр «Бала - төп пассажир!» дигән акция үткәрелә. Акция вакытында балаларны махсус тоту җайланмасыз йөрткән һәм куркынычсызлык каешларын эләктермәгән шоферларга аеруча игътибар биреләчәк. Һәркемнең дә баласы үзенә бик кадерле, шуңа күрә балаларны машинага утырткач та аның куркынычсызлыгын кайгыртыйк, эш үткәч үкенерлек булмасын.
Фото: http://riamotor.ru/index.php?newsid=2581

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: 250