Хезмәт

Балтач районы

18+
2024 - Гаилә елы
Көн темасы

Республикада алгы урында

Хәләл җефетем бүген тагын кичке сәгать 8ләр тулып киткәч кенә кайтты.

Бурычын түләүдән качып йөрүче берәүне көндез өендә туры китерә алмыйча йөргәннән соң, кич сагалап тотканнар икән. Кайтканын көтеп алып, өенә кереп бурычка җитәрлек кадәр әйберләренә арест салып чыгып киткәннәр. Бик еш димәсәң дә, шушындый хәлләр булгалап тора. Кайсы көнне, кая, теге чыгып киткәнче күреп калыйм әле, дип иртән-иртүк чыгып йөгерә. Инде чәченә ябышучылар да, йодрык күтәреп ташланучылар да булмады да түгел, булды. Кешеләрне оешма фатирларыннан мәҗбүри чыгарган чакларын, ызан бүлешә алмаган күршеләр белән ызан үлчәп йөргәннәрен әле дә уфтанып искә ала. Үз хатыным турында, юстиция майоры Нурзидә Мәгъсүмҗан кызы Нәкыйпованы әйтәм инде, үзеңнекен язу бер дә мәслихәт эш түгел инде, әмма һөнәри бәйрәмнәре уңаеннан гаеп итмәсләр дип уйлыйм. Оешкан көненнән башлап (дөресрәге үзе үк оештырып йөрде), суд приставы башкаручысы булып эшли ул. Менә быел 15 еллык бәйрәмнәрен билгеләп үтәләр. Шушы еллар эчендә хәләл җефетем шактый гына бүләкләргә лаек булып бөтен гаиләбезне сөендерде. Соңгысы - Россия Юстиция министрлыгының Мактау таныклыгы. Аңа кадәр ике мәртәбә Россия Юстиция министрлыгыннан медаль, үз минстрлыклары тарафыннан ике тапкыр Мактау таныклыгы белән бүләкләнде. Рәсеме суд приставларының Татарстан идарәсендәге Мактау тактасында торуы да безнең өчен зур горурлык.
Гомумән, суд приставларының Балтач бүлегендә үзеңне күрсәтеп булырлык, эшләп булырлык тату коллектив тупланган. Айгөл Таҗетдинованың да хезмәт тәҗрибәсе шактый, инде остарып, шомарып килә. Коллективта барысы да: Фәрит Сәйфетдинов, Петр Лапшин, Газинур Садыйков, Ринат Хәкимов, Нәзир Сафиуллин, Рәис Мөхәммәтшиннар - үз эшләрен зур җаваплылык тоеп, җитди башкаралар.
Менә шушындый бердәм коллектив белән инде 4 ел Гайнанов Наил Рәфкать улы бик оста җитәкчелек итә. Шуңа күрә дә район бүлеге республикада алгы урыннарда бара. Ул үз кул астында эшләүчеләрнең эшләре белән генә түгел, гаилә хәлләре, шәхси тормышлары белән дә кызыксынып тора. Кирәк чакта киңәшләрен бирә, ярдәм кулы суза.
Бердәм, тату эшләп, алар быел 9 айда гына да бурычлылардан 14 миллион сумнан артык акча эзләп алып, эзләтүчеләргә күчерделәр. Гаиләләреннән алимент түләүдән качып йөрүчеләрдән 94 үтәү кәгазе кереп, шулардан 42се үз вакытында алимент түләп, бурычларын үтәп бара, калганнары белән даими катгый эш алып барыла. Бурычка акча биреп, бурычын ала алмыйча йөрүчеләргә дә суд карары буенча приставлар ярдәм итә. Пенсия фондына, дәүләт казнасына салым, коммуналь хезмәтләр өчен, ДАИ һәм башка оешмаларга штрафларны түләмәүчеләр, банкка бурычлылар... барысыннан да акчаны приставлар эзли, алар түләттерә. Хәтта чит ил кешесен Рәсәй территориясеннән мәҗбүри чыгару да алар җилкәсендә. Менә шундый четерекле, гаугалы эшләрне зур җаваплылык тоеп башкаручы приставларны ничек инде бәйрәмнәре белән котламыйсың. Бәйрәмегез белән сезне! Барыгызның да гаиләләрендә тынычлык, татулык, һәрберегезгә тазалык, катлаулы эшегездә сабырлык юлдаш булсын.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: 250