Хезмәт

Балтач районы

18+
2024 - Гаилә елы
Көн темасы

Россия Пенсия фонды идарәсе оешуга 25 ел

Бүген, 22 декабрьдә Россия Пенсия фонды идарәсе оешуга 25 ел тулды. Әлеге истәлекле көн белән район Пенсия фонды идарәсе хезмәткәрләрен ихластан тәбрик итәм.

Фонд хезмәткәрләре районыбыз халкы һәм шулай ук оешма-предприятиеләр, шәхси эшмәкәрләр белән тыгыз элемтәдә тора.

Хезмәткәрләрнең үз вазыйфаларын төгәл башкаруы пенсияләр исәпләүдә, дәүләт программаларын тормышка ашыруда, гомумән, халыкның социаль-икътисадый яшәешен тәэмин итүдә ачык чагыла. Замана алга барган саен, тормышыбызга яңа төр технологияләр дә үтеп керә. Әнә шул инновацион алымнарны уңышлы файдаланып, халык мәнфәгатьләрен кайгыртып, үзара килешеп хезмәт куялар алалар.

Сез игелекле, бик кирәкле зур хезмәт башкарасыз. Катлаулы эшегез өчен хөрмәткә лаексыз! Һөнәри бәйрәмегез белән котлап, эшегездә уңышлар, гаиләләрегездә иминлек, бөтенлек, сәламәтлек телим.

Ихтирам белән муниципаль район башлыгы Рамил Нотфуллин.

Фото: belrn.ru

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: 250