Хезмәт

Балтач районы

18+
2024 - Гаилә елы
Көн темасы

Сабантуйга, Сабантуйга!

Хөрмәтле райондашлар!

Юллардагы иминлекне кайгырту, район халкын әдәплелек белән тәэмин итү йөзеннән, быел Сабантуй мәйданына чыгу өчен махсус маршрут автобусы билгеләнде. Ул иртәнге якта автовокзалдан кузгалачак. Бистә халкына Сабантуй мәйданына җәяү барырга киңәш итәр идек, бу уңайдан мөмкинлекләр тудырылды: Шушма елгасы аркылы басмалар салынды, киң болыннан, яшел чирәм өстеннән иртәнге рәхәт һаваны сулап барып карыйк әле, җәмәгать! Бәйрәмнәр, әлбәттә инде, табигатьтә утырулар, күңел ачулар белән уза. Шуңа күрә таби¬гатьтә вакытта үз-үзебезне әдәпле тотсак иде - ярамаган урыннарда учак якмыйк, әйләнә-тирәне пычратмыйк, үз артыбыздан чүп-чар калдырмыйк, урманнарны янгыннардан саклыйк! Быел кимерүчеләр, талпаннар да күп күзәтелә, черкиләр дә теңкәгә тия, шуңа күрә үзебезне саклау гаять тә мөһим.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: 250