Хезмәт

Балтач районы

18+
2024 - Гаилә елы
Көн темасы

Сабантуйлар белән, Сезне!

Бер ел көткән көн бу.

Чыны шулай. Сабантуйлар үтеп китүгә, күңелне балачактан "ияреп" килгән таныш моңсулык биләп ала. Һәм инде, яшең турында онытып, үзең дә сизмәстән, түземсезләнеп, киләсе Сабантуйны көтә башлыйсың. Бу бәйрәмдә бернинди могҗиза да юк, әмма ул шулкадәр якын, шулкадәр кадерле - ирексездән, Сабантуйдан Сабантуйга яшибез ахрысы, дип уйлыйсың.
Шулай булмыйни, бала-чаганы да, өлкәннәрне дә берләштерә торган, рухыбызны сафландыра, күңелләребезне баета торган иң күңелле, иң хисле бәйрәмнәребезнең берсе бит ул. Телләре, диннәре төрле булганнар өчен дә таныш, аңлаешлы булган уртак бәйрәмебез!
Ерак җирләрдә яшәүчеләрне туган якка "очып" кайтырга мәҗбүр итүче дә, туганнарны, сыйныфташларны, дусларны очраштыручы бәйрәмебез дә - Сабантуйлар. Җәйнең бар ямен, халкыбызның бөтен күңел җәүһәрләрен чагылдыручы бәйрәм дә ул.
Менә тагын, җирне ямьләп, җәйләр җитте. Җәйләр белән бергә туган якка Сабантуйлар кайтты. Бүген районыбызда әлеге бәйрәмнәр старт ала. Алар һәр урында халыкның активлыгы, тәртиплелеге-оешканлыгы белән истә калырлык булсын иде. Барыбызга да тыныч күңел белән, тормыш мәшәкатьләреннән арынып, ихластан бәйрәм итәргә насыйп булсын!

Сабантуйлар белән, Сезне!
Фото: http://tatar-centr.blogspot.ru/2012_05_01_archive.html

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: 250