Хезмәт

Балтач районы

18+
2024 - Гаилә елы
Көн темасы

Сагынып кайттыгызмы, сыйныфташлар?!

Бөрбаш мәдәният йортында «Бер күрешү - бер гомер» дигән зур тантана булды. Мәктәпне моннан 44, 35, 30, 25, 20, 15 ел элек тәмамлаучылар башта мәктәпкә җыйналды.

Яңа мәктәп һәркемнең күңеленә хуш килде.
Сыйныфташларның бер-берләрен күреп, күзләре туймый; сөйләшеп - сүзләре бетми. Яшьлек... Ул еллар инде артта калган. Дөнья көтә-көтә үзгәргәннәр. Хәтта бер-берләрен танымыйча карашып та торалар. Һәркайсы тормышта үз урынын тапкан. Бергә очрашырга теләп, хыялланып йөрүчеләр күп булгандыр. Хыял белән генә әллә кая барып булмый. Ә менә шушы хыялны тормышка ашыручылар - Бөрбаш мәктәбе коллективы. Барысы өчен дә җаваплылыкны үз өстенә алган мәктәп директоры - Гүзәл Бариева. Һәрнәрсә уйлап, матур итеп оештырылган. Мәдәният йортының фойесында һәркемне кайнар коймак, чәй белән сыйладылар. Очрашу истәлеге - эмблемаларны күкрәкләренә такканнан соң, залга үттеләр. Сәхнә дә бик үзенчәлекле итеп бизәлгән. Сәхнәгә бер-бер артлы сыйныфташлар, беренче укытучылары, сыйныф җитәкчеләре күтәрелде. Яшьлектә калган сыйныфташлар - бүген төрле һөнәр ияләре, әти-әниләр, әби-бабалар, дәү әниләр... Арада мәшһүр шәхесләр дә бар - филология фәннәре докторы Ләйлә Ихсанова, филология фәннәре кандидаты Рәҗәп Бәдретдинов, ТР Диния Нәзарәтенең баш казые Җәлил хәзрәт Фазлыев, атказанган исем йөртүчеләр - Галим Идрисов, Дамир Гобәйдуллин, Искәндәр Гыйльметдинов, Фидәел Галикәев, Хәниф Минһаҗев, Гали Шәрифуллин да бар. Наил Сәйфетдинов - Түбән Кама театры артисты, Гөлфия Мөхәрләмова - Мәскәү Ислам университеты проректоры, Фердинанд Вафин Мәскәүдә хирург-уролог һ.б. Аларны саный китсәң, дәфтәр битләре җитмәс кебек. Мәктәп һәркем өчен укытучылары белән кадерле, 25 ел буе мәктәпне җитәкләгән Габделхак Исхаков, аның хәләл җефете, математика укытучысы Суфия Исхакова, хезмәт укытучысы Гөлфинур апа Корбангалиева, яраткан шәхесләр Гөлзада һәм Әмир Шәрәфиевлар, Илсөяр апа Галимова, Гәүһәрия һәм Мансур Шәрифуллиннар, Мәймүнә апа Нурмиевалар бәйрәмнең кадерле кунаклары булдылар. Бәйрәмгә ерак араларны якын итеп, хезмәт юлларын Бөрбашта башлаган Нурия Вәлиева, Рузия һәм Наил Сәфәргалиевлар да кайткан. Башлангыч сыйныфлар укытучысы Маһинур Нуретдинованың урыны гел сәхнә түрендә булды. Аның быел 3 чыгарылышы очрашты. Бөрбаш Сәрдегәнендә хезмәт юлын башлаган Гашия Сәфәргалиева да сәхнә бизәге иде. Хатирәләр яңартылды, бүләкләр тапшырылды. Мәктәп елларындагы талантлар кабат үз һөнәрләрен күрсәтеп, барчабызны сокландырды. 25нче чыгарылыш укучысы Бөрбаш Сәрдегәненнән Габделнур Хәсән улы Хөсәенов (бүгенге көндә Биектау районы Каенлык авылында төзелеш фирмасы җитәкчесе) яңа мәктәпкә бүләк итеп интерактив комплект алып килгән. Укучыларны шатландырганы өчен аңа бик зур рәхмәт. Без инде аның изге гамәлләре турында ишетеп белә идек - нәкъ менә ул Каенлыкта 2 катлы мәчет төзетте, аңа «Хәсән-Хөсәен» исеме бирелде. Бөрбаш Сәрдегәне авылы мәчетен калай түбәле итте. Танылган эшмәкәр Илдар Галиуллин, бүгенге көндә Мамадыш районы «Дүсмәт» хуҗалыгы җитәкчесе Хәмит Кәримуллинга да мәктәп директоры зур рәхмәтләрен җиткерде. Алар һәрдаим мәктәпкә үз ярдәмнәрен кызганмыйлар. Шулай ук башкалар да табигать күренешен чагылдырган матур картиналар белән сөендерделәр.
Рәхмәтнең иң зурысы - Җәлил хәзрәт Фазлыевка. Яңа мәктәп салу мәсьәләсен күтәреп, республикабыз Президентына күптапкырлар мөрәҗәгать итте. Аның ярдәме белән мәктәп янәшәсендә өр-яңа шугалак та барлыкка килде. Аны зур хөрмәт белән сәхнә түренә чакырдылар. Ул вафат булган укытучылар рухына дога кылды.
Очрашуга килә алмаганнар да күп булды. Алар белән дә очрашырга язсын иде, дигән изге теләкләр белән таралышты сыйныфташлар.
Рәсемдә: «Бер күрешү - бер гомер», ди очрашу минутларын сагынып көткәннәр.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: 250