Хезмәт

Балтач районы

18+
2024 - Гаилә елы
Көн темасы

Саклаучыларыбыз бар

«Читтән кайткан авылдашыбыз, кич белән өйгә кереп, булмаган гаеп ташлап, куркытып чыгып китте. Карчык бөтенләй йокысыз калды. Шунда участок полициясе Эльдар Сәгыйтдинов булмаса, нишләр идек. Ул шалтырату белән килеп җитеп, безнең белән бик матур сөйләште, тынычландырды», - ди Шода авылының 84 яшьлек имамы Н.Фаруков.

Мондый хәл-хәбәрләрне башка төбәкләрдән дә еш ишетеп торабыз. Шуңа күрә сүзне иң элек полициянең участок инспекторларыннан башлыйк әле. Район эчке эшләр бүлеге җитәкчесенең полициядә хезмәт итүчеләр составы белән эшләү буенча ярдәмчесе, эчке эшләр подполковнигы Фәрит Гыйльфан улы Галимуллин (рәсемдә) белән һөнәри бәйрәмнәре уңаеннан булган әңгәмәне шушы юнәлештә кордык.
- Сүз дә юк, безнең һөнәр ияләре хезмәтенә бәя биргәндә участок инспекторларының роле гаять зур. Чөнки алар гел халык арасында. Авылларда үткәрелгән чараларда да гел катнашырга тырышалар. Төрле очрашуларда, отчет җыелышларында халыкка законнарны, хокукларын аңлатып чыгышлар ясыйлар. Полициядәге үзгәрешләрдән соң аларның саны шактый кыскартылса да (19дан 11гә калды), һәр төбәктә булырга тырышалар. Җитәкчеләре Фаил Фәсыйхов җитәкчелегендә хезмәт куючы инспекторлар Фердинант Гыйлемҗанов (Сосна), Фәнис Хәйруллин (Норма), Юрий Николаев (Субаш), Эльдар Сәгыйтдинов, Эдуарт Фәйзрахманов (Чепья), Рамил Хаҗиев, Фәнил Муллахмәтов (Яңгул ягы авылларында) турында начар хәбәрләр ишетелгәне юк, халык алар эшеннән канәгать дип беләбез.
- Участок инспекторлары кебек үк гел кешеләр арасында, алар белән эшләүдә булган ЮХИДИ хезмәткәрләре турында ни әйтеп була?
- Аларның хәзер гаиләләре янында булырга да вакытлары бик аз кала. Бөтен районга нибары дүртәү хезмәт күрсәтә. Булса ни, Әхмәт абый вакытында икәү генә иде ич әле дияр кайберәүләр. Ул вакытта юлдан 1 сәгатькә 1 машина үткән булса, хәзер минут саен. Районда тракторларны кертмичә 11 меңнән артык машина бар. Алар ай саен артып тора. Әнә шуңа күрә ЮХИДИ инспекторлары Габдулла Ганиев, Васил Ибраһимовны көненә әллә ничә тапкыр Яңгул, Чепья, Карадуган, я Казанга илтүче юлда очратсагыз, аптырамагыз. Яшь инспектор Рафил Шәймөхәммәтов та өметле күренә. Алар белән эшне таләпчән дә һәм бер үк вакытта кешелекле дә булган Фәргать Шәфигуллин оештыра. Бу участоктагы тәҗрибәсе дистә еллар белән исәпләнә аның. Юлда иминлек өчен чын күңелдән кайгыртучы, юк-барга бәйләнмәве белән шоферлар арасында да абруе зур. «Безнең максат теге яки бу тәртипне бозган өчен штраф салып акча җыю түгел, шоферларны хәвефсезлек турында кисәтү, юл иминлеге белән тәэмин итү», - ди ул.
- Хезмәткәрләре кешеләр арасыннан кайтып кермәгән тагын бер бүлекчә бар бит әле?
- Балигъ булмаган балалар белән эшләү бүлеген әйтәсездер инде. Бу бүлектә 2 кеше - Ләйсән Шакирова белән Наил Фәйзрахмановны кабинетта сирәк очратасың. Район мәктәпләрендә, мәдәният учакларында еш булалар. Балаларга үзеңне кайда ничек тоту турында, әти-әниләргә балаларның иминлеген тәэмин итү, аларны тәрбияләү буенча бурычлар турында законнарга таянып лекцияләр укыйлар. Кичләрен дә гаиләләре янына вакытында кайтканнары юк диярлек. Тәртип бозып, исәпкә баскан балалар кичке 10 сәгатьтән соң өйләрендәме? Килеп тикшереп торалар.
- Кадрлар белән эшләүче буларак, тагын нинди бүлектәгеләрнең хезмәтен бәяләп китә аласыз?
- Бәйрәм уңаеннан, эчке эшләр бүлеге җитәкчесе урынбасарлары Фәнис Газизуллин, Ансар Гыйззәтуллинны әйтеп үтсәм дә үзара мактанышканнар дип гаеп итмәсләр. Тырыш егетләр. Бүлектәге тулаем эшнең әйбәт баруында (республикада алгы урыннарда) оештыру сәләтләре, тәҗрибәләре белән зур өлеш кертәләр. Хәзер көн кадагында торган коррупциягә каршы көрәштә икътисадый куркынычсызлык группасы егетләре Рамил Нәбиуллин, Илнур Җиһаншин дистәгә якын эш ачып, судка җиткерделәр. Тикшерү группасында эшләүче Рөстәм Газыймов, Леонид Камаев, Илһам Ибраһимов та тәҗрибә туплап шомарып киләләр. Һәркөн иртәнге эш шуның аша үтеп башланган дежур бүлеге турында әйтмичә булмый. Монда таләпчән, төгәл һәм бер үк вакытта килгән, шалтыраткан кешеләр белән матур итеп аралаша да белүче егетләребез Булат Әсхәдуллин, Дилүс Гатиятуллин, Фәрит Гариповны мактасаң да була. Бүлектә уннан артык төрле служба бар. Әйтелми калганнары үпкәләмәсләр, шәт. Әмма җәмәгать тәртибен саклау, җинаятьләрне булдырмау, булган җинаятьләрне ачуда үзләреннән зур өлеш кертүче сак бүлеген, аның җитәкчесе Айдар Хәйретдиновны әйтми мөмкин түгел.
- Фәрит Гыйльфанович, әлеге сөйләшү өчен Сезне очрата алмый интектем. Әле зиратта, үзләрендә эшләп чыккан ветеранны соңгы юлга озатуда диделәр, соңгысында спортзал¬да озак тордыгыз. Спорт белән дә шөгыльләнәсезме?
- Атна саен кадрлар белән турникта тартылу, йөгерү, сугышчан көрәш алымнары һ.б. спорт төрләре белән шөгыльләнәбез. Квартал саен зачет бирелә. Гомумән, полициядә чыдам, таза, кыю егеләр генә эшли ала. Ә спорт әнә шуңа ирешү өчен кирәк. Әнә, республика эчке эшләр бүлеге уздыра торган күп төрле спорт элементлары кергән ярышларда ел саен 29 команда арасында беренче өчлектән төшкән юк. Соңгы тапкыр Әлмәттә узган кул сугышы ярышында да икенче урынны яуладык. Шулай алып кайткан берничә дистә кубок шушы спортзалга йөрү нәтиҗәсе инде.
- Фәрит Гыйльфанович, Сез Балтач эчке эшләр бүлегендә эшләүче иң өлкән хезмәткәрләрнең берсе. Районда күпләр белә, хөрмәт итә. Оешмагызда да бик кирәкле кеше икәнсез. Без сөйләшкән арада гына да берничә дистә хезмәткәрегез ашыгыч дип кереп, эшен эш итеп чыгып китте. Һөнәри бәйрәмегез уңаеннан, барлык коллективыгызга нинди теләк теләр идегез.
- Райондашларыбызны имин тормыш белән тәэмин итик. Безне саклаучыларыбыз бар дип рәхәттә, муллыкта яшәсеннәр. Үзебезнекеләргә дә рәхәт, имин, мул тормыш, гаилә бәхете телим. Аеруча бездә эшләп чыккан ветераннарыбызны зур хөрмәт белән искә алабыз, тыныч, тигез картлык насыйп булсын аларга. Полиция хезмәткәрләренең хатыннарына да Ходай берүк сәламәтлек, сабырлык бирсен. Гаиләңдә тылың тыныч, яхшы булса гына бездә эшләп була. Бәйрәм белән барыгызны да!
- Әңгәмәдәш Хәлил НӘКЫЙПОВ.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: 250