Хезмәт

Балтач районы

18+
2024 - Гаилә елы
Көн темасы

Салым органы хезмәткәрләренең һөнәри бәйрәмнәре!

Хөрмәтле салым органы хезмәткәрләре! Сезне чын күңелемнән һөнәри бәйрәмегез белән котлыйм.

Салым хезмәте - дәүләт финанс системасының тотрыклы эшен тәэмин итүче төп звеноларның берсе. Социаль әһәмиятле программаларның һәм инвестицион проектларның үз вакытында финанслануы, бюджет өлкәсе учреждениеләре хезмәткәрләренең иминлеге, гомумән илдәге икътисади иминлек аның эшчәнлегеннән тора. Сез заманча мәгълүмат технологияләренә һәм программаларына, эш формаларына һәм алымнарына таянып эшлисез. Бүгенге истәлекле көндә сезгә югары профессиональлек, зур җаваплылык, гадел һәм намуслы хезмәтегез өчен рәхмәт белдерәм. Сез бюджетның керем өлешен тулыландыруга, безнең район үсеше өчен финанс базасы булдыруга зур өлеш кертәсез. Үзегезгә һәм гаиләгезгә нык сәламәтлек, бәхет, иминлек һәм уңышлар телим!
Муниципаль район башлыгы Рамил НОТФУЛЛИН
Фото: http://only-holiday.ru

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: 250