Хезмәт

Балтач районы

18+
2024 - Гаилә елы
Көн темасы

Сенаж салыр чак

Беренче баганада - хуҗалыклар исеме, икенчедә 21нче июньгә тупланган сенаж күләме (тонналарда).

Дуслык 2925
Татарстан 1607
Кама 1590
Яңа тормыш 1585
Маяк 1400
Сосна 1395
Тимирязев исем. 1380
Сорнай 1361
Якты юл 1236
Бөрбаш 1005
Игенче 860
Активист 858
Алга 813
Труд 726
Рәхимов исем. 624
Борнак 511
Смәел 420
Тукай исем. 380
Арбор 340
Уңыш 178
Кызыл юл 0
Нөнәгәр 0
Район буенча 21194
Районыбызда быел 170 мең тонна сенаж тупланыр дип фаразлана. Бүгенге сводкага күз салсаң, әле эшебез башлана гына дияргә тулы нигез бар. Алга куелган бурычларның җитдилеген аңлаган хуҗалыкларның җитәкчеләре сенаж туплауны эшнең беренче көннәреннән үк матур итеп оештырдылар. «Дуслык» хуҗалыгын (Рамил Гыйльмуллин) гына алыйк: бүгенге көнгә алар 3 мең тонна сенаж тупладылар. ( Биредә эшләүчеләр хакында газетабызның алдагы саннарында язып чыккан идек). Әгәр дә башка хуҗалыклар да «Дуслык» кебек эшләсәләр, бүген районда 60 мең тонна сенаж булыр иде. Кызганыч, әле аның яртысы да юк. Сәбәп нәрсәдә? Күп кенә урыннардагы җитәкчеләр яшел хәзинәнең кадерен белмиләр, хезмәтне оештыруда борыла алмаучылык күрсәтәләр. «Кызыл юл» һәм «Нөнәгәр»дә сенаж салуның бүгенге көнгә кадәр «тәмен»дә белмиләр. «Уңыш», «Арбор», Тукай исемендәге хуҗалыкларда сенаж салуга бик соң керештеләр. Сенаж массасын да нәкъ печән хәзерләгән кебек агрегатлар белән әйләндереп киптерү дә нигәдер быел онытыла. Кайбер хуҗалыкларда күрәләтә технология бозыла. Ә бу үз чиратында сыйфатсыз азык хәзерләүгә китерә. Әйтик, Рәхимов исемендәге хуҗалыкта бер траншеяны тутырып бетермиләр, икенчесен башлыйлар. Бу «ачы тәҗрибә»не башкалар кабул итә күрмәсен иде.
Сыйфатлы һәм мул азык туплау өчен районда бөтен мөмкинлекләр дә бар. Фәкать акыллы итеп, чын мәгънәсендә эш оештырырга гына кирәк.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: 250