Хезмәт

Балтач районы

18+
2024 - Гаилә елы
Көн темасы

Сөендереп тә карадык

Районыбызда иң беренчеләрдән булып Васил Гарифуллин белән татар милли көрәшенә нигез салучы, иң беренче булып Яңгул авылы данын еракларга таратучы, районыбызда РСФСРның спорт остасы исемен алучы, көрәшчеләрдән мәгариф отличнигы булган, «Дуслык» ордены, «Татарстан Республикасында җирле үзидарәне үстерүдәге казанышлары өчен» медале, «Татарстанның атказанган җиңел сәнәгать хезмәткәре» исемен алучы, 1980нче елда Мәскәүдә...

Район башкарма комитеты җитәкчесе урынбасары Вакыйф Зәкиев республика ярышлары дәрәҗәсендә узучы бу бәйгене тикмәгә генә балаларның район Сабантуена тиңләми инде. Әнә бит, быелгы ярышларга да районыбызның 16 мәктәбеннән 114 көрәшче килгән. 15 яшьлек балалар арасында 10 яшьлек балаларны да күрергә мөмкин иде. Чепья, Яңгул, Норма авылларында бала калмаган диярсең, 15-17шәр бала алып килгәннәр иде. Соңгы елларда ярышларда 1-2 баласы белән генә катнашып килгән Смәел мәктәбеннән 10 бала килүе дә күпләр өчен зур сенсация булды. Әнә шулай балаларның, иганәче-дусларның күплегенә сокланып утырган бер мәлдә ярышларның башланып китүен сизми дә калганбыз. Ике келәмдә барган ярышларны 29-32 килограмм үлчәү авырлыкларында 10 яшьлекләр башлап җибәрде. 32 килограммда бил алышучы Смәел авылыннан Салават Шәмсетдинов дигән малаебыз беренче минутларда ук тән җәрәхәте алырга өлгерде. Спорт бит ул, шундый инде... Кемнәргәдер ул күз яшьләре китерсә, кемнәргәдер бәхетле мизгелләр бүләк итә. Безнең очракта да шулай булды. Әтисе тәрбиясендә генә үсүче Салаватка бу ярышлар авыр сызланулар китерде. Әй тырышып, бөтен җаннарын биреп көрәштеләр малайларыбыз. Иганәче-дусларның акчалата бүләкләрен дә бу бәйгедә башкачарак, татар милли көрәшенә беренче адымнарын ясаучы, тулы булмаган яисә ишле гаиләдә үскән балаларга биререгә булдык (шул шатлыктан, ул көнне хәтта күзләргә йокы кермәде. -Н.С.). Зур рәхмәт аларның барысына да! Балтачтан бертуган Камил һәм Равил Таҗетдиновларның бүләген җәрәхәт алган Салават гаиләсенә бирергә карар кылдык. Рифат Закиров бүләге Ордан Марсель Ганиевка, Камил Садыйков бүләге Нормадан Дмитрий Тимофеевка, Газинур Зиннәтуллин бүләге Нормадан Фирдүс Гарифуллинга, Фагыйль Шәфигуллин бүләге Яңгулдан Данил Нәбиевка, Фәнис Мәрданов бүләге Кенәдән Рәдиф Һидиятовка, Нормадан Камил Гыйльмуллин бүләге авылдашы Раиф Гыйматдиновка, Соснадан Рәйхан Сабирҗанов бүләге Смәелдән Илнур Шәмсетдиновка тапшырылды. Менә нинди стимул булды балаларыбызга. Районыбызда татар көрәшен үстерүдәге хезмәтләре өчен федерациянең күкрәк билгеләре бу юлы Сәйдәш Мәгъсүмовка һәм Мөдәррис Хәлимовка тапшырылды. Ярышларда бил алышкан 44 көрәшчене бүләкли алганына үзе дә куанып бетә алмады Фәрит Габделбәрович. Спорт остасы исемен алуына 40 ел булуын искә алып, район спорт бүлеге башлыгы Р.Заһидуллин танылган шәхесебезгә бүләк тапшырып, аның үзен дә куандырды. Балалар көрәшен тамашачыларыбыз да ярата. Көне буе урыннарыннан да тормыйча ярышны караган тамашачыларыбыз байтак булды. Ярышлар барышын хәтта Саба телевидениесе дә төшерде. Безнең ярышларны байтак төбәкләрдә яшәүче милләттәшләребез дә карарга өлгергәндер, минемчә. Ярышларның тагын бер зур яңалыгы - Кубок бу юлы Әхмәдиевларның туган җиренә - Яңгулга китте. Алдагы беренче, икенче Кубокларны үзләрендә истәлеккә алып калган нормалылар быел Кубокны бирергә мәҗбүр булдылар, икенче урын белән канәгатьләнделәр. Монысы инде күпләр өчен көтелмәгәнрәк хәл булды. Өченче урында - күпчелеге удмурт егетләре булган Чепья мәктәбе командасы. Бәйгенең чемпионнары белән дә танышып узыйк. Илназ Мифтахов (Чепья, 29 кг.). Айнур Галимуллин (Яңгул, 32 кг.), Ранил Ганиев (Норма, 36 кг.), Фәнис Кәбиров (Арбор, 40 кг.), Фирдүс Гарифуллин (Норма, 43 кг.), Илнар Саттаров (Куныр, 46 кг.), Ислам Галимов (Арбор, 50 кг.), Илдан Әхмәтханов (Яңгул, 55 кг.), Илназ Минмуллин (Чепья, 60 кг.), Илнар Муллахмәтов (Яңгул, 65 кг.), Айрат Хәйруллин (Яңгул, 70 кг.), Рөстәм Рамазанов (Яңгул, авыр үлчәүдә).
Рәсемдә: менә алар Әхмәдиевлар призы батырлары.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: 250

2
X