Хезмәт

Балтач районы

18+
2024 - Гаилә елы
Көн темасы

Яхшыга өметләник

2нче август көнне Пүскән авылында яңа модульле фельдшер-акушерлык пункты ачылды. Чарада район башлыгы үзе дә катнашты. Бүген авылларның төзеклегенә зур игътибар бирелә башлады. Шул исәптән социаль объектларга да. Төрле программалар нигезендә салынучы йортлар, социаль объектларга капиталь ремонт ясау моның ачык мисалы булып тора. Инде шушыларга кушып җирлекләрдә яңа модульле пунктлар...

2нче август көнне Пүскән авылында яңа модульле фельдшер-акушерлык пункты ачылды. Чарада район башлыгы үзе дә катнашты.

Бүген авылларның төзеклегенә зур игътибар бирелә башлады. Шул исәптән социаль объектларга да. Төрле программалар нигезендә салынучы йортлар, социаль объектларга капиталь ремонт ясау моның ачык мисалы булып тора. Инде шушыларга кушып җирлекләрдә яңа модульле пунктлар төзелә башлады. Узган ел шушындый бина Гондыр авылында ачылган иде. Быел исә әлеге бәхет пүскәнлеләргә елмайды. 2нче август көнне пунктны тантаналы рәвештә ачтылар. Чарага район башлыгы Рамил Нотфуллин үзе дә килде. Хәер, мондый зур, шатлыклы вакыйгадан читтә калып буламы соң?!

Авыл халкы өчен генә түгел, район өчен дә зур вакыйга бит бу.

Ничә еллар дәвамында иске, алтыпочмаклы бинада медицина ярдәме күрсәтелгән Пүскән халкы заманча, уңайлы пунктның ачылуын дүрт күз белән көтте. Әнә бит ачылу чарасына да бөтен авыл халкы килгән. Өлкәннәр дә, яшьләр дә тигез дәрәҗәдә сөенә. Авыл уртасында яңгырдан соң баш калкыткан гөмбәдәй хасил булган фельдшер-акушерлык пунктына ничек куанмыйсың ди?! «Нигезеннән башлап күзәтеп эшләттек һәм менә ниһаять бүген пункт үз ишекләрен ача», дип куана алар.

Пүскәнлеләрнең әлеге шатлыгын район башлыгы да, район үзәк хастаханәсенең баш табибы Газинур Дәүлиев та уртаклашты. Игелекле һәм озын гомерле булуын теләде. «Шулай гына була күрсен. Халык өчен хезмәт күрсәтсен», дип теләделәр авыл апалары.

Авылның киләчәге өметсез түгел. Бүгенге көндә һәр җирлектәге кебек проблемалар булса да, яхшыга өметләнеп яшиләр. Биредә яшәүче 202 кешенең 26 процентын яшьләр тәшкил итә, 30 бала мәктәптә укыса, 101е хезмәт яшендәгеләр. Яшьләр дә төпләнеп авылда кала башлаган, өй салырга дип җир алучылар да шактый. Күрше-тирә авыллар белән чагыштырганда Пүскәндә сабыйлар да күбрәк туа. Димәк, киләчәккә перспектива бар. Ике еллап ябылып торган башлангыч мәктәпне дә кабат ачтыру нияте белән яшиләр. Иске клубка да кайчан да булса ремонт килер дип өметләнәләр. Өмет соңгы булып үлә, өмет яшәтә, ди бит халык. Өметләр генә аклансын берүк.

Безнең белешмә:

Пүскән авылында беренче фельдшер-акушерлык пункты 1991нче елда ачыла. Илзия Мадиярова халыкка медицина хезмәте күрсәткән 2002нче елдан бу вазыйфаны Галина Мөҗипова башкара.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев