Хезмәт

Балтач районы

18+
2024 - Гаилә елы
Төрлесе

Сездән кайнатма — бездән бүләк!

Тормышыбыз бәйрәмнәргә бай. Күрәсең, көндәлек ару-талуны оныттыру өчен бераз позитив эмоцияләр тупларга, җыр-моң тыңларга кирәктер.

Редакция коллективы белән фикерләшкәч, без дә укучыларыбызга яңа конкурс тәкъдим итәргә булдык. Аны Республика һәм район көненә туры китерүебез дә юкка түгел. Конкурсның шарты белән танышкач, моны үзегез дә аңларсыз.
Район мәдәният үзәге каршында «Тел йотарлык кайнатма» дип аталган конкурс узачак. Ул «Хезмәт» газетасы һәм аның партнерлары - «Кайтаваз» радиосы, район социаль яклау бүлеге, үзәк китапханә коллективлары белән берлектә уздырыла.
Җәй көне урманнарда, бакчаларыбызда балланып җиләк пешә, карлыган, чия, слива һәм башка җимешләр өлгерә. Уңган хуҗабикә кул астында булган әлеге байлыклардан кайнатма, компот әзерли. Әмма һәр хуҗабикәнең үз рецепты, «җитештерү» серләре була. Без шул серләрне халыкка җиткерүне, районның һәр йортына тел йотарлык кайнатма рецепты кертүне үзебезгә бурыч итеп куябыз.
«Тел йотарлык кайнатма» конкурсының жюрие - гади халык. Төрле кайнатмаларны тәмләп караган кешеләр яшерен тавыш бирәчәк. Җыелган тавышларны исәпкә алып, җиңүчеләрне билгеләячәкбез. Иң тәмле кайнатманы гына түгел, уникаль рецепт иясен дә аерым бүләклибез. Шуңа күрә рецептларны алдан язып килүегез сорала.
Кайнатмаларны 29 август көнне редакциягә тапшыра яки 30ы көнне үзегез белән алып килә дә аласыз (ярты литрлы банкадан башлап).
Конкурска килгән кайнатмаларны ахырдан социаль яклау бүлеге аша бәйрәм күчтәнәче итеп бирәчәкбез.
Безнең белән бергә күңел ачарга, тәмле кайнат-малардан авыз итәргә һәм игелекле гамәл кылырга ашыгыгыз!
Сораулар өчен телефон: 2-62-53.
Фото: http://deto4ka.com/831-babushkino-varene-dlya-detej-soblyudajte-meru.html

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: 250