Хезмәт

Балтач районы

18+
2024 - Гаилә елы
Көн темасы

Сезнең юллар язмыш иркендә...

Соңгы кыңгырау... Кеше тормышындагы әлеге этап хәлиткеч дисәм, ялгышмам. Мәктәпне тәмамлаганнан соң, һәркем үз эш-гамәлләре өчен үзе җавап бирә башлый. Соңгы кыңгырау - мәктәпнең үз «кошчыкларына» канат кую көне ул.

25нче май көнне район мәдәният үзәгендә Балтачның барлык чыгарылыш сыйныфлары җыелды. Узган ел гына оештырыла башлаган «Соңгы кыңгырау» бәйрәме ак алъяпкычлы кызларны, костюм-чалбарлы егетләрне зур залга туплады.


Залда чыш-пыш килгән тавышлар ишетелә. Укучыларның йөзләрендә шатлык катыш борчу хисе. Шулчак сәхнә түренә «Созвездие-Йолдызлык - 2013» фестивале лауреаты Рүзәл Зиатдинов чыкты һәм моңлы тавышы белән залдагы киеренке халәтне юкка чыгарды. Җыр-бию белән үрелеп барган «Соңгы кыңгырау» кичәсендә район, республика, Россия фән олимпиадаларында җиңүчеләрне дә котладылар. Район олимпиадаларында җиңүчеләрне тәбрикләргә сәхнәгә күтәрелгән район мәгариф идарәсе җитәкчесе Гөлнара Габдрахманова унберенче сыйныфларга бердәмлек рухы өстәде: «Бер-берегезне югалтмагыз, үзара элемтәләрне өзмәгез. Сез барыгыз да Балтач районы балалары».

Республика олимпиадалары призерларын район башкарма комитеты җитәкчесе Рамил Шакиров котлады. Форсаттан файдаланып, ул да чыгарылыш сыйныфларына мөрәҗәгать итте: «Сез - иң бәхетле балалар. Унбер ел укып, шушы истәлекле көнгә килеп җиттегез». Фән олимпиадаларында җиңүчеләрдән тыш, бу көнне «Созвездие-Йолдызлык - 2013» фестивале лауреатлары һәм дипломантларын да тәбрикләделәр. Республика сәхнәсен дер селкеткән «Веселушки» бию төркеме һәм аларның җитәкчеләре Лариса Дәүләтшина да Балтач муниципаль районы башлыгының Рәхмәт хатларына лаек булдылар.

Район башлыгы Рамил Нотфуллин биючеләргә уңышлар теләде һәм чыгарылыш сыйныф укучыларына мөрәҗәгать итеп: «Тормыш бик катлаулы ул. Мәктәпне тәмамлагач, үзеңне ниндидер бер биеклеккә ирешкән кебек тоясың. Әмма әле бу тауның итәге генә. Анда менеп җитү өчен бик нык тырышырга туры киләчәк. Уңышлар сезгә!», диде.


Бу кичәдә, әйткәнемчә, төрледән-төрле бию коллективлары һәм яшь башкаручылар катнашты. Яңгул урта мәктәбенең «Радуга» бию төркеме чыгышы укучыларны «кабызып» җибәрде. Кызу бию көе уйга чумып утыручыларның кәефен күтәрсә, Карина Ильясованың «Кукарелла» җыры аларны биетә үк башлады.


Әлеге күркәм тамаша ике сәгать дәвам итте. Ахырдан залдагылар соңгы кыңгырау чыңын ишетте. Нәни генә кызчыкны җилкәсенә утырткан егет сәхнәдән төшеп, бөтен залны әйләнде. Һәркемнең күңеле тулды. Ул да булмады, сәхнәгә бөтерчек хәтле генә сабыйлар вальс әйләнергә чыкты. Аларны бераздан олыраклар алыштырды.
Бәйрәм киче урамда башкала йолдызлары катнашындагы дискотека белән дәвам итте.


Шулай да, әле унберенчеләргә бәйрәм итәргә иртәрәк, чөнки аларны алда бердәм дәүләт имтиханнары көтә. Аларга шигъри юллар белән теләк юллыйсы килә:
Хәерле юл Сезгә, укучылар!
Максатларга барып җитегез.
Ашкынганда гомер юлларыңнан
Язмышны да узып китегез!


Рәсемдә: «Веселушки» бию төркеменең уңышлары район башлыгының Рәхмәт хаты белән бәяләнде.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: 250