Хезмәт

Балтач районы

18+
2024 - Гаилә елы
Көн темасы

Соңлап килгән бәхет

Саимә апаны туксанынчы еллардан бирле беләм. Һади Такташ урамындагы агач баракта буй җиткән кызы белән тора иде. Тормыш итүләре җиңел бирелмәде аңа. Иске торак (хәзер аны сүтеп аттылар), мичкә утын ягасы, газ баллоныннан файдаланасы... Акча җиткерә алмаганлыктан, кулланылыштагы суыткычына кадәр сатам дип газетага белдерү биреп йөргән чаклары да булды.

Рәхмәт, Балтач бистәсенең башкарма комитеты белән социаль яклау бүлеге ташламады үзләрен, гозерләре төшкәндә ярдәм иттеләр. Шуңа да кызы Залина андагыларга «Сездән башка нишләр идек икән», дип кенә тора. Күптән түгел, федераль программа нигезендә, «Водстрой» ширкәте үзәк хастаханәдән аскы урамнарның берсендә яңа йорт салып бирде. Бик матур итеп салганнар, төзелешнең башыннан ахырына кадәр төзүчеләр янында булдым, төзелеш белән даими танышып тордым, ди Залина.
62 яшьлек Саймә Мәхмүтова тузган торак программасы буенча да өйле булган иде, шулай ук шушы хастаханә территориясендә. Ләкин анда бик кысан иде, диләр. Социаль хезмәткәр Гөлнара Якупова Саймә апаның мәрхүм әтисенең сугыш инвалиды икәнлеген белгәч, «Ве¬тераннарга торак» программасына да кереп буласын белдерә. Шулай итеп, Залина янәдән кирәкле документларны юнәтеп, әнисе белән икенче яңа йортка күчте. Тузган торак буенча бирелгәне дәүләткә калды, анысына инде бер ялгыз әбине урнаштырганнар. Кыз да, әни дә бик шат. Тик... тумыштан инвалид Саймә апаның сәламәтлеге тәмам бетте, ул хәзер беренче группа инвалид: аяклары йөрми, куллары берөзлексез калтырап тора. Кызы да какшау. Со¬ңлап килгән бәхеткә кинәнеп кенә яшисе дә бит, юк шул, инсульт дигәннәре тәмам урын өстендә калдырды, өйдә коляска белән генә йөрергә мәҗбүр ул хәзер. Ләкин бер яктан бәхетле ана - кызы ташламый, пөхтә иттереп карый, даруларын эчертә, уколын ясый, ашата, урамга - һавага алып чыга. Өйне котлап килгән социаль яклау бүлеге мөдире Алсу Гатиятул-лина да район хакимияте бүләген тапшырганда мактап телгә алды үзен, районыбызда әнил¬әрен ярдәмнәреннән ташламаучы балалар күп булсын иде дигән теләктә ул. Аналарын картлар йортына озатырга теләп йөрүчеләр дә юк түгел ләбаса. Саймә апа Таҗикстан якларыннан күчеп кайткан. Кайчандыр таҗик егетенә кияүгә чыккан булган. Кызы да шуңа чит республикада туган. Бирегә кайткач, Казанда тегүчелеккә укыган да, «Мехчы» җәмгыя-тендә эшләгән.
Саймә апа кызының янында булуына куанып бетә алмый. «Ташламый, рәхмәт, ди. Тазалык бик зур әйбер, бөтен кешегә дә сәламәтлек телим», дип тәкърарлый.
Унсигез яшьлек чагында гаять тә шаян, шук Залинага да акыл төсмерләре иңгән. Эшлисем килә, шушы өйгә якын хастаханәгә санитарка булып урнаша алсам, тормышымда бар да булды, эшем дә бар, дип куаныр идем ди. Әнисен ташлап, ерак китеп эшкә йөрисе килми. Әнә шулай, әни белән кызның бүгенге көндә матур гына яшәп ятмышлары. Бүләк тапшырыр¬га килгән Балтач бистәсе башкарма комитеты җитәкчесе Илдар Габдрахманов, урынбасары Нурия Зарипова, «Водстрой» ширкәте мастеры Валерий Кузьмин да өй хуҗаларын котлап, җылы, якты, матур өйнең куанычын күреп, исән-имин яшәүләрен теләделәр.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: 250