Хезмәт

Балтач районы

18+
2024 - Гаилә елы
Көн темасы

Студентлар көне белән!

Балтач район Советының кече утырышлар залы бүген Казан шәһәрендә белем алучы Балтач районы студентларының бер төркемен үзенә сыйдырды.

Студентларның да ниндиләре әле - барысы да талантлы, нинди дә булса өлкәдә инде үзен күрсәтергә өлгергән, иптәшләре арасында югары авторитеты булганнар. Алар Балтач муниципаль район башлыгы Рамил Рашит улы Нотфуллин белән очрашуга килгәннәр иде. Район башлыгы, яшьләрне студентлар көне белән котлап, аларга очрашуга килгән өчен рәхмәтен белдерде, бүгенге район тормышы белән таныштырды. Киләчәктә районыбызда яшьләр тарафыннан яңа фикерләр, яңа инициативалар белән ныгытылган эшләр көтелә, дип белдерде ул. Яшьләр үз чиратында, Балтач студентларының берлеген төзеп, район үсешенә киләчәктә мөмкин кадәр үз өлешләрен кертерләр дигән фикерләрен җиткерделәр. Соңыннан алар үзләре бу юнәлештә тәкъдимнәрен керттеләр.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: 250