Хезмәт

Балтач районы

18+
2024 - Гаилә елы
Көн темасы

Су килде, су китте

8 апрельдә Шушмада су күтәрелеп ярларыннан чыкты. Балтач янында ташу «Сосна» хуҗалыгы болыннарын күмеп сөт-май комбинатына кадәр җәелде. Елга яры янәшәсендәге кайбер бәрәңге бакчалары да су астында калды. Кариледә дә су баскан бакчалар күп булган. Икенче көнне кинәт салкынайтып җибәрү ташкынга артык җәелергә ирек бирмәде. Елгадагы ташу кабат ярларына төшеп...

8 апрельдә Шушмада су күтәрелеп ярларыннан чыкты. Балтач янында ташу «Сосна» хуҗалыгы болыннарын күмеп сөт-май комбинатына кадәр җәелде. Елга яры янәшәсендәге кайбер бәрәңге бакчалары да су астында калды. Кариледә дә су баскан бакчалар күп булган. Икенче көнне кинәт салкынайтып җибәрү ташкынга артык җәелергә ирек бирмәде. Елгадагы ташу кабат ярларына төшеп утырды.
- Райондагы башка кечкенә елгаларда да су күтәрелеп алды. Бәхеткә, хуҗалыкларга йортларга зур зыян салган очраклар булмады, - диделәр Гадәттән тыш хәлләр министрлыгының райондагы идарәсендә.
Рәсемдә: Шушма суы ярларыннан чыкты.
Х.Нәкыйпов фотосы

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев