Хезмәт

Балтач районы

18+
2024 - Гаилә елы
Көн темасы

Су коену рәхәт булса да...

Менә инде җәй айларына да аяк бастык. Барыбыз да елгаларда, сулыкларда су керәбез, әмма шул ук вакытта үзебезне саклау кагыйдәләрен искә алмыйбыз.

Районыбызда узган ел 29нчы май һәм 8нче июль көннәрендә 2 кеше Шушма елгасында һәм Бөрбаш сулыкларында батып үлде. Бу 2 кешенең суга батып үлүләренең төп сәбәбе - беренче очракта билгесез урында су коену булса, икенчесе спиртлы эчемлекләр кулланып, исерек хәлдә суга керү. Статистик саннарга килсәк, районыбызда 2006 нчы елдан алып 2012нче елның хәзерге вакытына тикле 12 кеше төрле сәбәпләр аркасында суда батып үлгән. Бу безнең районыбыз өчен зур югалтулы бәхетсез сан. Киләчәктә мондый бәхетсезлекләр районыбыз җирлегендә булмас инде дип ышанасы килә!
Шул уңайдан ТР Гадәттән тыш хәлләр министрлыгының җәйге су коену чорында үтәлергә тиешле саклану кагыйдәләрен искәртеп узабыз: беренче чиратта елгаларда, күлләрдә һәм башка төрле сулыкларда белмәгән урыннарга су керергә бармаска; ялгыз гына су коенмаска; спиртлы эчемлекләр кулланган хәлдә суга кермәскә; суның төбе билгеле булмаган урыннарда суга чумып уйнамаска; сулыкларда тыелган, «ярамый» дигән махсус билгеләрне ары узып йөзеп кермәскә; суда йөзеп баручы ишкәкле һәм моторлы көймәләргә якын килеп йөзмәскә, су кырында булганда бер-береңне эткәләмәскә, суга эсседә тирләп пешкән хәлдә кермәскә; суда туңганчы, арганчы озаклап йөзмәскә; су кырында балаларыгызны үзләрен генә калдырмаска.
Бәхетсезлек очрагы килеп чыкса, район гадәттән тыш хәлләр идарәсенең дежур-ярдәм хезмәте телефоны номерлары: 2-58-01 яки 01.
Хөрмәтле райондашлар, җәйге су коену чорында саклану кагыйдәләрен төгәл үтәгез, исән-имин булыгыз!

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: 250