Хезмәт

Балтач районы

18+
2024 - Гаилә елы
Көн темасы

Сыерларга тагын субсидия

Республика Президенты Р.Н. Миңнеханов боерыгы нигезендә ТР Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы тарафыннан агымдагы елның җәйге чорында, ай саен савым сыерларына 680 сум күләмендә дәүләттән акчалата ярдәм каралды.

Бу субсидия авыл хуҗалыгы җәмгыятьләренә, крестьян-фермер һәм шәхси ярдәмчел хуҗалыкларына да бирелә. Җәйге чорда сөтнең күләме артса да, дәүләткә тапшыру бәясе түбән булу сәбәпле, савым сыерлары асраучыларга ярдәм итү һәм авыл хуҗалыгы продукциясен җитештерүне җайга салу максатыннан тәкъдим ителүче әлеге ярдәм, билгеле бер шарт белән тормышка ашырыла - савым сыерларының баш саны сакланып калырга тиеш.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: 250