Хезмәт

Балтач районы

18+
2024 - Гаилә елы
Көн темасы

Сынаулар аша уңышларга

Яңа ел бәйрәме алдыннан «Мехчы» җәмгыяте үзенең 80 еллык юбилеен билгеләп үтте. Юбилярларны котларга мөхтәрәм кунаклар да килгән иде.

80 еллык тарихы булган мех фабрикасына бик авыр чорлар аша узарга туры килсә дә, шөкер, бабаларыбыз нигезе сакланып калды, фабрика эшчәнлеген бүген дә уңышлы гына дәвам итә. Юбилей кичәсе тарихка күзәтү белән башланып китте. Бу, әлбәттә, юкка түгел. «Фабрика хакында яшьләребез хәбәрдар булырга тиеш. Үткәнне онытырга хакыбыз юк», диде «Мехчы» җәмгыяте җитәкчесе Фирдәүсә Фәрхетдинова үзенең чыгышында. Чыннан да, зур сынаулар аша узып та, үз йөзен югалтмаган фабриканың бүген дә матур итеп яшәве үзе генә дә ни тора!?
Кризис чорында 2-3 мең сум хезмәт хакына риза булган коллектив бүген канәгатьләнерлек хезмәт хакы алып эшли. Заказларның күп булуы тулы канлы тормыш белән яшәргә җирлек булып тора. Соңгы елларда тегү җиһазларын яңарту, түбәләрне төзекләндерү кебек эшләр башкарылып, күп кенә уңайлылыклар тудырылды. Коллективның үтә сабыр, бердәм һәм тату булуы да хезмәттәге уңышларның казанышы дияргә кирәк. Бүген коллектив аягында нык басып тора икән бу, әлбәттә, «минем кызларым», дип өзелеп торучы Фирдәүсә ханымның тынгысыз хезмәте. Кайларга гына мөрәҗәгать итми дә, кемнәр белән генә элемтәгә керми ул. Бары кызлары гына эшле булсын. Киң күңелле, юмарт, кешелекле булганы өчен аеруча хөрмәт итәләр аны. Коллективны юбилее белән котларга килгән кунаклар да Фирдәүсә ханымның олы хезмәтен, эшчеләрнең күндәмлеген ассызыкладылар. Коллектив уңганнарына озак еллар намуслы хезмәтләре өчен Мактау таныклыгы, Рәхмәт хаты, акчалата бүләк һәм чәчәкләр тапшырдылар. Юбилярларны район җитәкчелеге исеменнән финанс бюджет палатасы рәисе Рафис Ильясов котлады. Шулай ук гимназия директоры Васыйл Шакиров, Балтач бистәсе башкарма комитеты җитәкчесе урынбасары Нурия Зариповалар мехчыларны юбилей белән тәбрикләп, 2013нче елның тагын бер 80 еллык юбилейга старт булуын теләделәр. Юбилейга Кыш бабай һәм Кар кызы белән 2012нче елның хуҗасы булган Аждаһа килүе дә чарага үзгә бер ямь өстәде. Кыш бабайдан мехчыларга иң зур бүләк, әлбәттә, 2013нче елга заказлар (ниндиләре генә юк!) булды. Коллектив бүләкләрне кул чабып, биеп, җырлап кабул итте. Чөнки эшле булу алар өчен зур бәйрәмгә тиң.
Данлы үткәне булган «Мех» фабрикасының киләчәге өметле булып, һәр эш көне бәйрәмгә әверелсен дә, матур уңышларга ирешү насыйп булсын иде. Эшлибез дип янып йөрүче кызлар, аларны яклаучы һәм саклаучы Фирдәүсә ханым булганда теләкләр, һичшиксез, чынга ашар.
Рәсемдә: коллективның Мактау таныклыгына ия булган скорняк цехы алдынгылары.

34 ел тегүче булып эшләүче Мәрьям Галиуллина коллективта иң хөрмәтле хезмәткәрләрнең берсе. Чөнки үзенә тапшырылган эшне һәрвакыт намус һәм зур җаваплылык белән башкара ул.


Финанс-бюджет палатасы рәисе Рафис Ильясов скорняк цехында эшләүче Рәсүлә Фәйзрахмановага намуслы хезмәте өчен Балтач муниципаль районының Мактау таныклыгын тапшырды.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: 250