Хезмәт

Балтач районы

18+
2024 - Гаилә елы
Көн темасы

Тагын тәмәкечеләр турында

Газетабызның 29 ноябрь санында «Тәмәкечеләргә көн бетте» дигән мәкаләдә теләсә кайда төтен суыручыларга кисәтү язган идек инде.

Район эчке эшләр бүлеге җитәкчесенең җәмәгатьчелек тәртибен саклау буенча урынбасары Фәнис Газизуллин: «Ул мәкаләдә тәмәке һәм тәмәкечеләр турында законда әйтелгәннең бик аз өлеше генә күрсәтелде, бер сөйләшеп алыйк әле», - дип редакциягә килде. «Закон буенча чара күрә башламадыгызмы әле?», - дигән беренче соравыма:
- Башладык, - дип сөйләп китте ул.
- Культура, сәламәтлек саклау, белем бирү учреждениеләрендә һәм аларның территорияләрендә тәмәке тарткан өчен 500дән 1000 сумга кадәр штраф салыначак, ди законда. Инде закон эшли дә башлады. Балтач мәдәният үзәгендә дискотекадан чыгып, ишек төбендә сигарет тартып торган Карадуган егете А.га беркетмә төзелде. 500 сум штраф түлисе булла хәзер.
- Элек универмаг булган ябык базар алдында кеше өзелми. Анда тартырга ярыймы соң?
- Юк. Вокзал, кибет алларында, халыкка хезмәт күрсәтү оешмалары янәшәсендә, территорияләрендә тәмәке кабызмавың хәерле. Аеруча балалар бакчасы, мәктәпләр тирәсендә төтен чыгарып торсаң, 2000нән 3000 сумга кадәр акчаң чыгып китәргә мөмкин. Штраф өчен.
- Урамда тартып торганда бер яшь егет миннән тәмәке сорады, ди. Аннан яшен сорап тормыйсың, бирәсең ич инде. Ә аңа 16 яшь тулмаган булып чыга. Шул чакта сиңа полиция беркетмә төзи аламы?
- Төзи ала. 1000нән 2000 сумга кадәр административ штраф салынырга мөмкин. Ә тәмәкене үзеңнең яки берәр туганыңның баласына бирсәң штраф күләме 2000нән 3000 сумга кадәр.
- Тагын бер мисал. Тәмәке тартып икенче берәү белән сөйләшеп торганда авызына тәмәке капкан таныш бер яшүсмер килеп сөйләшә башласа...
- Гади генә очрак түгел бу. Ярый ла полицейский аның сезнең янга килгәндә үк тартканын күргән булса. Күрмәсә, аңлашасыгыз була инде. Сездә гаеп юк, полицейский да закон үтәлешен контрольгә алырга тиеш. Гомумән, тормыш булгач, моның ише очраклар булыр инде ул. Ә полицейскийларга күрсәтмә бирелгән. Район үзәгендә генә түгел, авылларда да тиешсез урында тәмәке тартучыларга катгый чаралар күреләчәк.
- Тәмәкене теләсә кайда көйрәтеп йөрмәвең яки бөтенләй ташлавың хәерле икән.
- Әйе шул. Монда тартсам ярый микән дип аптырап йөргәнче. Сәламәтлегеңә дә, акча янчыгыңа да файда.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: 250