Хезмәт

Балтач районы

18+
2024 - Гаилә елы
Көн темасы

Таләпләр һәм бәяләр

261нче номерлы (23.10.09) ФЗ көченә керү сәбәпле, 2014нче елга кадәр дип билгеләнсә дә, газ счетчикларын тиз арада куеп бетерү таләп ителә.

Шуңа бәйле рәвештә, «Балтач газы» идарәсе әлеге юнәлештәге кайбер яңалыкларны сезнең игътибарга җиткерә. Бары тик 2012нче елда гына техник шартлар (технические условия) хезмәт күрсәтү һәм проект яраштыру өчен түләү алынмый. 2013нче елда газга норматив буенча (счетчиксыз мунчалар өчен) түләү хаклары артыр дип планлаштырыша. Хөрмәтле райондашлар! Сезнең игътибарга проект эшләүче оешмалар исемлеген тәкъдим итәбез. «Вектор» җәмгыяте - Арча шәһәре, Пионер урамы, 32-А. Телефон: (84366) 3-21-36. «Правда» җәмгыяте - Балтач бистәсе, Ленин урамы, 149. Телефон: 2-55-90, 89274183330. Проектның якынча бәясе 1 мең сум.
Газ счетчикларын урнаштыру рөхсәте булган төзелеш-монтаж оешмалары исә түбәндәгеләрдән гыйбарәт: «Водстрой» җәмгыяте - Балтач бистәсе, Сәләхов урамы, 6. Телефон: 2-53-58. «Стройметиз» җәмгыяте - Балтач бистәсе, К.Нәҗми урамы, 19. Телефон: 2-51-17. 5нче күчмә колонна «Татгазсельстрой» җәмгыяте - Чепья авылы, Рабочая урамы, 7А. Телефон: 3-42-47. Монтаж эшләренең якынча бәясе 2 мең 500 сум.
Шушы юнәлештә «Балтач газы» тарафыннан халыкка күрсәтелгән хезмәт өчен түләү исә 957 сумны тәшкил итә.
«Балтач газы» идарәсе.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: 250