Хезмәт

Балтач районы

18+
2024 - Гаилә елы
Көн темасы

Техника паркка кайтты

Әле ноябрь башланганда да район хуҗалыкларында туңга сөрелмәгән 2 мең гектарга якын җир бар иде. Дөрес, ноябрьнең узган декадасында ул калган җирнең яртысыннан артыгы эшкәртелде. Әмма «Уңыш», Тукай исемендәге хуҗалыкларда эш барыбер азагына җиткерелмичә калды.

Бу җәмгыятьләрдә ноябрьнең беренче ун көне узып киткәндә дә дистәләрчә гектар кукурузлары тамырда утыра иде. Һәм менә шушы ике хуҗалыкта сөрү катламын тирәнәйтеп эшкәртү буенча да кыл кыймылдатмадылар. Моңа «Борнак», «Алга», «Смәел», «Активист», Тимирязев исемендәге, «Труд» җәмгыятьләре җитәкчеләре дә артык эш дип карап нык ялгышалар. Тирәнәйтеп сөрүгә киткән чыгымнар, югары уңыш белән үзләрен һичшиксез каплаячак бит югыйсә.

Барлык хуҗалыкларда да диярлек кукуруз әйбәт уңды быел. Монда төрледән-төрле орлыклар кайтарып, кукуруз игүдә төрле алдынгы технологияләр кулланып эшләргә өйрәтүче «Азык» җәмгыяте директоры Сәйдәш Исрафиловның да үҗәтлеген югары бәяләргә кирәк. Аның «мәктәбе» хуҗалык агрономнары өчен яхшы сабак булып тора. Кукуруздан быел башка бер елда да булмаганча уңыш шәп булды диләр. Районда 115 мең тоннадан артык силос хәзерләнгән. План үтәлеше - 120 процент. Район авыл хуҗалыгы идарәсе консультантлары кукуруздан азыкларны яңача әзерләү алымнары, яңа технологияләре белән хуҗалыкларның игенчелек белгечләрен таныштырып торалар, аларны безнең шартларда куллану буенча конкрет чаралар тормышка ашырыла.

- Кырларда эш бетсә дә игенчегә эшнең беткәне юк әле, - ди авыл хуҗалыгы идарәсенең белгеч-консультанты Ришат Нуриев. Ул хуҗалыкларга техниканың сакланышы, эш барышында техника куркынычсызлыгы кагыйдәләренең үтәлеше буенча тәкъдим-киңәшләр белән йөри. Быел 20 октябрьгә кадәр кыр эшләреннән бушаган барлык техниканы юып-чистартып кышкы саклауга кую бурычы йөкләнгән булган. Татарстан Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы тарафыннан монда эшне яхшы оештыручыларга кызыксындыру чаралары да каралган. Һәм Казаннан килгән вәкил белән район хуҗалык-ларының машина-трактор паркларын йөреп карап чыкканнан соң җиңүчеләр ачыкланган. Беренче урында ул чакта баш инженеры Зиннур Әсхәдуллин булган (хәзер Куныр җирле үзидарәсе рәисе вазыйфаларын башкара) «Якты юл» җәмгыяте лаек дип табылган. Монда техниканы кышкы саклауга кую гына түгел, авыл хуҗалыгы машиналарын алдагы ел язгы кыр эшләренә әзерләү өчен җиһазланган җылы, якты биналар, ремонтчылар өчен юыну, кием алыштыру урыннары, эшләгән өчен түләү шартлары булу да искә алынган.

Икенче урында баш инженеры Радик Мардян булган «Яңа тормыш» җәмгыятенең машина-трактор паркы. «Труд» җәмгыятенең машина-трактор паркы (баш инженеры Рафаэль Гыйльманов) өченче урында. Җиңүче хуҗалыкларга дипломнар һәм ярты бәясеннән 10, 8 һәм 4 тонна ягулык бирелгән. «Алга» (баш инженеры Данил Шәрипов), «Дуслык» (Рамил Гарифуллин), «Активист» (Евгений Михайлов), «Кама» (Рафил Зәкиев) хуҗалыкларының машина-трактор паркларындагы эш уңай бәяләнгән. Эштән туктаган техника барысы да юып-чистартып, күтәртеп кышкы саклауга куелган. Кар, яңгыр, җил зыян салырдай узелларын салдырып складларга урнаштырганнар.

Көннәр җылы торганда тагылма авыл хуҗалыгы машиналарын ремонтлап куюның отышлы икәнен күп инженерлар яхшы аңлый. Бинаны җылытасы юк, кайсыбер агрегатны вак-төяк өчен генә бинага кертеп торасы булмый, чөнки әле туңдырырлык салкын түгел, тышта да эшләп була. Бүген «Сорнай» (баш инженеры Фидаил Гарәфетдинов), Тимирязев исемендәге (Наил Галимҗанов), «Борнак» (Рөстәм Сабирҗанов) хуҗалыкларында махсус билгеләнгән бригадалар тагылма авыл хуҗалыгы машиналарын ремонтлауны төгәлләп киләләр. Ә шул ук вакытта ике күрше Тукай исемендәге (баш инженеры Даниял Равшанов), «Уңыш» (Рәҗәп Фатыйхов) җәмгыятьләрендә бу эшне әле һаман оештырып җибәрә алмыйлар.

«Сосна», «Смәел», «Арбор» җәмгыятьләрендә дә техника көзге эштән туктап саклауга куелган килеш, ремонтлау өчен кышкы каты салкыннарны көтәләр бугай. Ноябрьнең беренче декадасы кереп районда 1 меңнән артык тырма, 50ләп чәчкеч һәм каток, 100гә якын культиватор ремонтланган килеш. Бик аз. Районда ремонтланырга тиешле тырмалар гына да 6000 данәгә якын. Чәчкеч - 256, культиватор - 289, катоклар 224 данә. Күрәсез, чын итеп эш оештырганда гына без алга куелган бурычларны уңышлы тормышка ашырырбыз.
Рәсемдә: «Сорнай» хуҗалыгында тагылма авыл хуҗалыгы машиналарын ремонтлауда иң зур өлеш кертүче ремонтчыларның берсе - Рәис Гыйльметдинов.

Шулай ук «Сорнай» хуҗалыгында авыл хуҗалыгы машиналарын ремонтлауда актив катнашучы слесарь Илдус Сабиров турында да мактау сүзләрен күп әйтергә була.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: 250