Хезмәт

Балтач районы

18+
2024 - Гаилә елы
Көн темасы

Тизлекне сакла!

Көннәрнең кисәк кенә үзгәрүе юл-транспорт һәлакәтләренең артуына китерде. Көзге-кышкы чор җитү белән һава температурасы һәрдаим үзгәрә, явым-төшемнәрнең күп булуы нәтиҗәсендә машина юллары начарлана. Шуңа да һәр шофер һава торышын истә тотып, тиешле тизлекне сакларга тиеш.

Район ЮХИДИ бүлегеннән алынган мәгълүматлар буенча, ел башыннан районда 35 юл транспорт һәлакәте теркәлгән, бер кешенең гомере өзелгән, 67 кеше төрле дәрәҗәдәге тән җәрәхәте алган. Җиде очракта шоферның исерек булуы, ә 13 очракта тизлек арттыруы төп сәбәп булган. Автомобильне кышка хәзерләү, беренче чиратта, аңа тиешле шин кую дигән сүз. Әгәр дә моңа игътибар бирелмәсә, ахыры фаҗига белән тәмамлануын көт тә тор. Автомобильнең техник хәзерлегенә җитди карау кирәк. Машинага берьюлы ике төрле, ягъни шиплы һәм шипсыз шиннар кую катгый тыела. Шулай ук төрле үлчәмдәге шиннар (камералы, камерасыз, диагональ, радиаль) куярга да ярамый.
Юл йөрү кагыйдәләрен төгәл үтәгәндә генә юлларда иминлекне тәэмин итәргә мөмкин.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: 250